Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Юбилеең белән, кадерлебез!

18 октября 2016, 10:47

106

0

0

Юбилеең белән, кадерлебез!

Көчек авылында яшәүче гаиләбезнең алтын баганасы булган тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз Мәгъсум Билал улы Гыймазетдиновның 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Әткәй! Сиңа корычтай нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларың, оныкларыңның игелеген күреп яшәвеңне, күңелең һәрчак шат булуын телибез. Синең тормыштан, эштән ямь һәм тәм табып яшәвеңә сокланабыз. Әнкәй белән бәхетле тигез гомер кичерегез. Туган йортыбызда әле күп еллар безне шатланып каршы алырга язсын.

Алты дистә күп кебектер, бәлки,

Тик яшьлеге бит ул картлыкның.

Матур бәйрәмеңдә телибез

Иң олысын бәхет-шатлыкның.

Тирән эзең уелган бит синең

Кырларда-басуларда.

Инде яшьләр үрнәк алсын

Әтиебез күк тырыш ирләрдән.

Иң изге теләкләр белән әниебез Рәсимә, балаларың Илназ-Гөлнара, Илнар-Айсинә, яраткан оныкларың Илсаф, Сафия, Айнур.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев