Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ...

26 октября 2016, 13:32

110

0

0

СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ...

Көчек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Әмир улы Нурмөхәммәтовны алтын юбилее белән котлыйбыз.
Үз эшенең остасы булган җитәкчебез җирлегебезгә караган авылларның төзеклеген тәэмин итү өчен бар тырышлыгын куя. Халык белән һәрчак уртак тел табып эшли, аларның үтенеч-гозерләрен игътибарсыз калдырмый. Авыр хәлдә калганнарга да ярдәмен, җылы сүзен кызганмый.
Әнисен, туганнарын, дусларын хөрмәт итеп яшәүче, олы йөрәкле Рөстәм Әмировичка озак елларга җитәрлек көч-куәт телибез. Гаилә бәхете, иминлек, сәламәтлек, муллык телибез үзегезгә.
Телибез без сезгә ак бәхетләр,
Кайгы җиле капка какмасын.
Куанычлар һәрчак юлдаш булсын,
Язмыш борчулардан сакласын.
Хөрмәт белән Көчек авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре.
***
Көчек авылында гомер кичерүче әтием, тормыш иптәшем, кадерле улым, ярдәмчел, олы жанлы энебез, абыебыз Рөстәм Әмир улы Нурмөхәммәтовның 29 октябрьдә 50 яшьлек матур юбилее.
Син киң күңелле, олы йөрәкле, барыбызның таянычы, ышанычы, киңәшчесе булган, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әти һәм ул. Һәрвакытта да шулай изге күңелле, ярдәмчел, юмарт булып кал. "Әнкәй, апаларым, сеңлем" дип өзелеп яшисең, "бер бөртек кызым" дип җан атасың. Җаваплы эш башкаруыңа карамастан, безнең өчен дә вакыт табасың, кайгыртасың.
Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар, сәламәтлек, якыннарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Без сине хөрмәт итәбез, яратабыз! Алдагы тормышыңда тынычлыкта, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа, кадерлебез!
Котлы булсын алтын юбилеең,
Зур шатлыклар каршы алсыннар.
Әгәр булган булса борчуларың
Үткән тормышыңда калсыннар.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Сине яратып, әниең Минеһөдә, тормыш иптәшең Луиза, кызың Ләйсәния, апаң Әлфия, Чибәр апаң, Әмин абыең, сеңлең Лилия-Рәдиф, Камил, Илшат.
***
Көчек авылында гомер кичерүче абыебыз Рөстәм Әмир улы Нурмөхәммәтовка - 50 яшь. Юбилеең котлы булсын!
Абый, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, сөенеп-шатланып, уңышларга ирешеп озын гомер ит. Кызыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Нык тазалык, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Канатларын җәеп фәрештәләр
Җил-давылдан сине сакласын.
Ходай Тәгалә үзе юлдаш булсын,
Юлларыңны гөлләр капласын.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Изге теләкләр белән Әгерҗедән Рәил-Чулпан, Зилә, Казаннан Рәфыйк-Динара, Динар, Эльнар-Рәвилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев