Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СӨЕНЕЧ КЕНӘ БИТ СИН ӨЛӘШӘСЕҢ!

02 ноября 2016, 11:55

131

0

0

СӨЕНЕЧ КЕНӘ БИТ СИН ӨЛӘШӘСЕҢ!

Мордывыйда яшәүче гаиләбезнең иң кадерле, барыбызның да олы таянычы һәм терәге булган әтиебез Фирдәвес Вәзир улы Хәмитовны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Үзебез гаиләле булып балалар үстерсәк тә, тормышта үз юлларыбызны тапсак та, әтиебезнең төпле киңәшләре безгә һәрвакыт кирәк. Шатлык-борчуларны да, яңалыкларны да иң беренче аның белән уртаклашабыз, аның фикерен беләбез.
Үрнәк гаилә башлыгы, яраткан әти, бабай булып яшәвең белән бәхетле син, әти. Барыбыз да сине хөрмәт итәбез, яратабыз. Авырулар читләп үтсен сине, кайгы-хәсрәт күрергә язмасын. Бер-беребезне яклап, саклап бик матур гомер кичерик.
Тормышларның төрле чагы була,
Син бит, әти, дөньябыз терәге.
Яшәр елларыбызга юллар яра,
Нык беләгең, олы йөрәгең.
Син өйрәттең безне нык булырга,
Матур итеп тормыш корырга.
Яманлыкка каршы торырга һәм
Игелекле эшләр кылырга.
Иң изге теләкләр белән әниебез Люция, балаларың Рөстәм-Айгөл, Гөлназ-Ринат, Рамил, оныкларың.
****
Мордывый авылында гомер кичерүче кадерле энебез Фирдәвес Вәзир улы Хәмитовка 4 ноябрьдә 60 яшь тула. Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз!
Сиңа гомернең хәерлесен, шатлыкның олысын, бәхетнең тулысын, сәламәтлекнең ныгын телибез. Ходай Тәгалә алдагы тормышыңда кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның игелеген тоеп, мул тормышта бәхетле яшәүне насыйп итсен.
Тигез, тату яшәүләрне
Язсын иде сезгә Ходай.
Люциягә олы терәк булып,
Балаларга гел дә кирәк булып
Матур яшәгез сез гел шулай.
Иң изге теләкләр белән Луиза-Радик, Эльза, балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев