Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

КҮҢЕЛЛӘРДӘ МӘҢГЕ ШАТЛЫК БУЛСЫН!

11 ноября 2016, 10:23

196

0

0

КҮҢЕЛЛӘРДӘ МӘҢГЕ ШАТЛЫК БУЛСЫН!

Көчек авылында яшәүче олы хөрмәткә һәм ихтирамга лаек кадерле туганыбыз Зөлфирә Кәшәфи кызы Мөхтәсипованы 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Ачык йөзле, һәрвакыт хәлләребезне белешеп торучы, тормыш юлыннан кыю атлаучы, сабыр, тыйнак туганыбызга нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телибез. Киявебез Мөхәммәтхан белән алтын кебек балалар үстердегез, хәзер оныкларыгызга куанып яшисез. Шушы бәхетле мизгелләрегез озак еллар дәвам итсен. Барыбызның олы терәге булып, Ходай биргән гомереңдә авырлыклар күрми бәхеттә-шатлыкта яшәсәң иде.
Кайчан килсәк ишегең ачык синең,
Каршылыйсың ачык йөз белән.
Синең белән сөйләшүләр рәхәт,
Киңәшләрең өчен мең рәхмәт.
Аралашып шулай яшик әле,
Куанышып торыйк дөньяда.
Туганнарга кылган яхшылыгың
Меңе белән кайтсын сиңа да.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!
Гөлчирә апаң, Хафизовлар, Тимуршиннар, Маннуровлар, Шәрәфетдиновлар, Гыймазутдиновлар гаиләләре.
***
Бердәнберебез, яраткан әниебез Зөлфирә Мөхтәсипованы чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз.
Әниебезнең тырышлыгына, уңганлыгына, өлгерлегенә, барыбызны кайгыртып яшәвенә сокланабыз. Гомер бәйрәме көнендә кадерле кешебезгә тазалык-байлык, бәхетле озын гомер телибез. Кул-аякларың ару-талуны белмәсен, һәрвакыт шат күңелле булып, әтиебез белән бер-берегезгә терәк, кирәк булып яшәргә язсын. Өебез синең белән нурлы, матур, табыннарыбыз мул, әниебез!
Җил-яңгырлар бер дә тидермичә,
Балаларыңны карап үстердең.
Синең үрнәк, акыл, йөрәк җылың
Безгә, әнкәй, һәрчак көч бирде.
Яшә әле назлы бер гөл булып,
Бәхетебез булып күп еллар.
Әниебез - алтыныбыз, диеп,
Тибә торган ничә йөрәк бар!
Иң матур теләкләр белән әтиебез Мөхәммәтхан, кызың Зиләрә, киявең Рафил, улың Илнур, киленең Лилия, оныкларың Булат, Марат, Зилә-Рифат, оныкчыгың Динар, кода-кодагыйларың.
****
Кодагыебыз Зөлфирә Мөхтәсипованы юбилее белән ихластан котлыйбыз.
Ходай сине саулык-сәламәтлектән аермасын, балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, аларның уңышларына куанып, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, кодабыз белән тигезлектә, муллыкта, кайгы-хәсрәт күрми яшәргә язсын.
Тормыш ул су кебек,
Ага да ага икән,
Беркөн шулай 65 яшь килеп
Ишекне кага икән.
Каксын, әйдә, керсен өйгә
Кунак булып түреңдә.
Ә син шатлан, насыйп икән диеп
Бу көнне дә күрергә.
Хөрмәт белән кода-кодагыең Илүсә-Флүр һәм балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев