Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

14 август – Физкультурачылар көне

13 августа 2021, 16:00

116

0

0

14 август – Физкультурачылар көне

Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар! Бәйрәм белән сезне!

Физкультура һәм спорт көчле, талантлы һәм тормыш сөючән яшьләрне тәрбияләүдә, аларның физик һәм әхлакый культурасын күтәрүдә, сәламәтлекне ныгытуда, халыкның ялын оештыруда мөһим этәргеч булып тора.

Без районыбызны төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында җиңүләре белән таныткан якташларыбыз белән горурланабыз. 

Соңгы елларда райондашлар арасында спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар артуына да сөенәбез. Ә моның өчен бездә мөмкинлекләр җитәрлек. Киләчәктә районда массакүләм спортны үстерү дә мөһим дип саныйм. Чөнки анда һәркем үзен күрсәтә алачак.

Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке кәеф һәм спорт ареналарында яңа җиңүләр телим.

Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев