Гомер бәйрәмең котлы булсын!

Тәбәрле авылында яшәүче Аидә Флүр кызы Нәфыйкованың 20 ноябрьдә зур бәйрәме - 60 яшьлек юбилее. Сөекле кызым, кадерле әнкәебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Син ике кызың, кияүләрең, оныкларың, бигрәк тә үз кызы кебек якын итеп торучы әбиебез өчен бик тә кирәк!
Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә олы җанлы зат юктыр, безнең туган йортыбызның яме, кояшы бит син. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, юмарт, кадерледән кадерле син әнкәебез.
Әткәй, бабакай, әбекәй белән бергә кеше арасында ким-хур итмичә, безне яратып-сөеп үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдегез, гадел булырга өйрәттегез. Без сезгә бик рәхмәтле, кадерлеләребез. Бу изгелекләрегезнене яхшы гамәлләребез, игътибар һәм ярдәмебез белән сезгә кире кайтарырга тырышырбыз.
Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз, әнкәй. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез.. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле, юмарт булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә саулык белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, һаман шулай безгә терәк булып, әбекей белән бергә кайгы-хәсрәт күрми яшәгез! Сез безгэ бик кирәк, без сезне яратабыз!!!
Теләкләрнең телибез изгеләрен,
Бәхетләрнең телибез зурысын.
Шатлыкларның телибез көтмәгәндә
Килә торган иң-иң нурлысын…
Маңгаеңа төшкән аксыл чәчләр
Сөйкемлелек бирә йөзеңә.
Барысы өчен рәхмәт сиңа, әнкәй,
Исәнлегең белән йөз яшә!
Син булганда гына без бәхетле,
Син булганга якты көнебез.
Кыш аенда ишелеп кар яугандай
Ап-ак бәхет-шатлык телибез
Иң изге теләкләр белән әниең Галина, кызларың Лилия, Алинә, кияүләрең Илдар, Михаил, оныкларын Амелия, Руслан.
Нет комментариев