Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ...

23 ноября 2016, 05:10

111

0

0

СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ...

Мукшур авылында яшәүче яраткан тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Айрат Хәнәфи улы Гыйззәтуллинны 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Әтиебез гомер буе тырыш хезмәт белән яши, безне дә үз үрнәгендә тәрбияли. Әниебез белән матур пар булып, бер-берсен аңлап, яратып яшәүләре дә сокландыра. Бәхетле бул, әти! Сиңа саулык-сәламәтлек, әни белән тигезлектә, кайгы-хәсрәт күрми, безнең терәгебез булып яшәвеңне телибез. Безгә кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең өчен олы рәхмәт белдерәбез.
Ходай сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен.
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле көннәр бирсен.
Тормыштагы борчу-шатлыкларны уртаклашып яшәрлек, көчле рухлы, нинди генә хәлләрдә дә өмет кояшын сүндерми яши белүче тормыш иптәшемә бәйрәме көнендә исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телим. Безне уйлап типкән йөрәгең беркайчан борчу белмәсен. Пар канатларыбыз каерылмасын, тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын.
Барыбыз да җыелышып
Чын күңелдән котлыйбыз.
Бәхет, шатлык, сөенеч тулы
Озын гомер телибез.
50 - гомернең алтын чагы,
50 - йөрәкләр янсын тагы.
50 - киләчәккә өмет баглап
Яшә әле син тагы.
Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең Диләрә, кызың Айгөл, киявең Илдар, улларың Динар, Айдар, Данис, Фәнис, Фәнзил, оныгың Салават.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев