Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ...

29 ноября 2016, 07:29

161

0

0

 СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ...

Тәбәрледә яшәүче Фәнис Фәхретдин улы Шаһабиевны 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Алтын куллы, бик тә ярдәмчел, туган җанлы, җыр-моңга гашыйк кадерле кешебез булу - безнең өчен зур бәхет. Һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт безгә булышырга әзер торучы әтиебез - безгә олы терәк, һәрчак кирәк, нык таяныч. Өлкән яшьтәге бабабызны кадер-хөрмәттә яшәткәнегез өчен дә рәхмәт сезгә. Һәрвакыт матур, сокланырлык пар булып, әни белән бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, муллыкта, тигезлектә хәерле озын гомер кичерергә язсын.
Авылыбызда күп еллар Мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләүче әтиебез үз эшенең остасы буларак районда танылды. Мавыктыргыч бәйрәм-кичәләрне моңлы җырлары белән дә бизи ул. Җитмеш төрле һөнәр белүче әтиебезнең җырлы-моңлы гомере озын һәм бәхетле булсын иде.
50 яшьлек юбилееңда
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Кайгы-хәсрәт сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
50 - гомернең алтын чагы,
50 - йөрәкләр янсын тагы.
50 - киләчәккә өмет баглап
Яшә әле син тагы.
Иң матур теләкләр белән әтиең Фәхретдин, җәмәгатең Финисә, балаларың Фәнзилә-Зөлфәт, Филисә, Илүзә, оныгың Фидаил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев