Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

АЛТЫН ТУЕГЫЗ БЕЛӘН!

01 декабря 2016, 06:50

5372

0

8

АЛТЫН ТУЕГЫЗ БЕЛӘН!

Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабыр­лык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

Девәтернә авылыннан Айсылу-Фаяз Нәҗметдиновлар - матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәй­лә­гән көннән соң да инде 50 ел гомер үтеп киткән.

Кадерлеләребез! Күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Тормышны да бер мактадыгыз, бер сүктегез. Авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып ярты гасыр яшисез.

Сез бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итә беләсез, үрнәк булырдай балалар тәрбияләгәнсез. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә, әти-әни!

Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез, кешеләргә ихтирамлы булдыгыз. Сезгә сәләмәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете телибез!

Бер-берегезгә булган җы­лы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән кебек алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсәгез иде.

Җирдә яшәү - сынау бит ул, диләр,

Авырлыкны бергә җиңдегез,

Тормыш сукмагыннан бергә атлап,

Алтын туегызга җиттегез!

Ходай биргән олы бүләк бит ул

Тигезлектә гомер итүләр.

Язмыш салган урау юллардан

Иңне-иңгә терәп үтүләр.

Тормыш йөген бергәләшеп тарту

Ямьләндерә яшәү мәгънәсен.

Шатлыклар да, әрнеп елаулар да

Бергә кичерелгән һәммәсе...

Кем сокланмас сезгә карап бүген,

Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен!

Ходай сезгә үзе ярдәм иткән

Сайлаганда тормыш иптәшен.

Тагын бик күп еллар тигезлектә

Матур парлар булып яшәгез.

Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,

Балкып торсын тормыш чәчкәгез!

Насыйп булсын бала, оныкларның

Игелеген сезгә күрергә.

Һәм безгә дә Ходай язса иде

Бриллиант туегызга килергә!

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

8

2

5

1

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев