Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

13 декабря 2016, 11:08

120

0

0

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

Исәнбай авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, әбиебез Гүзәлия Габдулла кызы Җәмилеваны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Парлы гомеребез бер мизгел кебек узып бара. Гомерем буе аш-суларыңның тәмен татып, күңел җылыңны, яратуыңны тоеп яшим. Миңа булган хөрмәтең өчен мең рәхмәт сиңа. Язмыш сине миңа бүләк иткәнгә мин бик бәхетле. Тормышыбызны ямьләп, күңелләребезне җылытып, һәрберебезне кайгыртып, булышып, назлап торырга син бар, әниебез. Өебезне гөлбакчага күмүче, бөтен җирдә тәртип булдыручы кадерле кешебез син. Уңганлыгың, осталыгың, сабырлыгың сокландыра. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әнкәебез. Сәламәт, бәхетле бул! Кайгы-хәсрәт бусаганы атлап кермәсен. Без сине яратабыз, гомереңнең бәхетле, әткәй белән тигезлектә үтүен телибез.

Күпме булса җирдә изге теләк,

Без телибез сиңа барын да.

Ап-ак карлар кебек бәхет яусын

Туган көннең һәрбепр таңында.

Синең яратып, тормыш иптәшең Фәнил, балаларың Раил-Әлфинә, Рөстәм-Гөлшат, оныкларың Радик, Кәрим, Камил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев