Тәбәрле авыл җирлеге Советында озак еллар бухгалтер булып эшләп, җирлегебездә генә түгел, районда олы хөрмәт яулаган Фәнилә Флүр кызы Муллахмәтованы 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Үз эшен һәрчак төгәл, җиренә җиткереп башкарган Фәнилә ханым һәрвакыт безгә үрнәк булды. Әле хәзер дә авыл тормышы белән кайнап яши ул, эштән тәм һәм ямь таба белә.
Сезгә исәнлек-саулык, мул тормыш, тигезлек, балалар игелеге телибез. Һәрвакыт энергиягез ташып торсын, авырлыклар килмәсен. Өлкән дус, киңәшче һәм остаз буларак кадерле Сез безгә.
Телик әле ак бәхетләр,
Кайгы җиле капка какмасын.
Куанычлар һәрчак юлдаш булсын,
Язмыш борчулардан сакласын.
Хөрмәт белән Тәбәрле авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре.
***
Бу гомернең узулары бер мизгел кебек кенә, диләр бит. Иң олы апабыз Фәнилә Флүр кызы Муллахмәтова да алтмышына килеп җитте. Гомер бәйрәмең котлы булсын, кадерлебез.
Син һаман да шулай яшь күңелле, тырыш, һәрнәрсәгә өлгер, туганнарга бик игътибарлы һәм ярдәмчел. Шундый булганың өчен мең рәхмәт сиңа, апа! Без төрлебез төрле якта яшәсәк тә, һәрвакыт синең шалтыратуларыңны, кунакка килүеңне көтеп торабыз, ярый әле, апабыз һәм җизнәбез бар дип сөенәбез. Ильяс җизни белән тигезлектә, татулыкта озын гомер кичерегез. Балалар, оныклар, туганнарны каршы алып, гөрләшеп, бер-беребезнең хәлләрен белешеп матур яшәргә язсын.
Бәхеткә, шатлыкка төренеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә күмелеп,
Яшә син гомерлек гөл булып.
Киләчәктә гел дә шулай
Ныклы булсын иңнәрең.
Синең әле шатлык табар,
Бәхет тояр көннәрең.
Исән-сау гына була күр, кадерлебез!
Сине яратып, әниең, барлык туганнарың исеменнән Шакировлар, Шәймәрдановлар гаиләләре.
***
Фәнилә апа Муллахмәтованы ихлас күңелдән 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Никадәр күркәм сыйфатларны үзенә җыйган Фәнилә апа: ачык йөзле, киң күңелле, көчле рухлы, сабыр холыклы, уңган-булган. Шулар белән бергә нечкә күңелле, балаларының борчу-шатлыкларын үз йөрәге аша үткәрүче, дөнья матурлыкларына соклана белүче ханым ул.
Сиңа тормышта иң зур байлык булган сәламәтлек, гаилә бәхете, Ильяс абый белән озын-озак гомер телибез. Балаларың янәшәсендә бүгенгедәй яшь, сөйкемле булып яшә дә яшә әле, Фәнилә апа.
Изге теләк, назлы сүздән башка
Табып булмый олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Мәрхәмәтле, олы йөрәкле.
Хөрмәт белән Әгерҗедән Вәзирә-Ринат, Миләүшә.
Нет комментариев