КУАНЫЧЛАР ГЫНА ЮЛДАШ БУЛСЫН

Яңавылда яшәүче кадерле туганыбыз Рәхилә Мәхмүт кызы Галиеваны юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
"Туганнарым" дип җан атып, хәлләребезне гел белешеп торучы, кайчан кирәк булса да иң беренче ярдәмгә ашыгучы якын туганыбызга тигез озын гомер, сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар шатлыгы телибез. Безгә күрсәткән игелекләрең өчен зур рәхмәт!
Син барысына да өлгерәсең. Киләчәктә дә шат күңелле, актив булып калуыңны телибез. Син безнең барыбызга да бик кирәк. Парлашып, балаларыгыз, һәм оныкларыгыздан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп гомер итегез.
Иң изге теләкләр белән әткәй, әнкәй, абыең Ильяс һәм сеңлең Кәримә гаиләләре.
Нет комментариев