Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

ИСӘНЛЕКТӘ ҮТСЕН ГОМЕРЕҢ

29 декабря 2016, 14:52

106

0

0

ИСӘНЛЕКТӘ ҮТСЕН ГОМЕРЕҢ

Әгерҗедә яшәүче яраткан һәм безгә кадерле булган тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Гөлфирә Габделхәй кызы Миңнехәмитовага - 55 яшь. Бәйрәмең котлы булсын, бердәнберебез!
Барыбызга да олы терәк, һәрвакыт сабыр, мәрхәмәтле булып, күңел төшенкелегенә бирелмичә, безне генә түгел туганнарыңны да туплап, хөрмәт итеп, һәрчак кешеләргә яхшылык өстәп, матурлык өләшеп яши беләсең. Хезмәтеңне яратуың, хезмәттәшләреңне хөрмәт итүең белән дә үрнәк син.
Ә балаларың, оныкларың өчен син җаныңны бирергә әзер. Шатлык-борчуларыбызны уртаклашырга, ярдәм кулы сузарга, тормышыбызны ямьләп торырга әле дә син бар, әнкәй. Киләчәктә дә әтиебез белән парлы гомерегез озын булсын, кайгы-хәсрәтләр күрергә язмасын. Ходай сезне сәламәтлектән аермасын.
Әни бит ул - өйнең яме,
Ә тормышта - олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә кирәк.
Борчу килсә, елмаюың белән
Сагышларны безнең тараткан.
Ачык йөзле, кешелекле җан син,
Ходай сине шулай яраткан.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мансур, кызларың Гөлнара, Язилә, кияүләрең Айрат, Андрей, оныкларың Алинә, Айзана, Милана.
***
Район мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Гөлфирә Габделхәй кызы Миңнехәмитованы юбилее белән котлыйбыз.
Төпле, үтемле киңәшләрегез белән ярдәм иткәнегез, уңышларыбызга сөенгәнегез өчен зур рәхмәт Сезгә! Үзегезгә дә эшегездә Ходай җиңеллек бирсен, гаиләгездә иминлек булсын. Һәрвакыт шундый мөлаем, сөйкемле һәм бик тә кирәкле Кеше булып калыгыз.
Күңелегез Сезнең беркайчан да
Ару-талу хисен белмәсен.
Гомер юлыгызны яктыртучы
Өмет йолдызыгыз сүнмәсен.
Хөрмәт белән Исәнбай урта мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев