Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

29 декабря 2016, 14:58

121

0

0

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

4 январьда Яңавылда яшәүче безнең иң кадерле кешебез Венера Мулламөхәммәт кызы Гыйльметдиновага 55 яшь тула.
Салкын кышларда тусаң да, язның чисталыгын, җәйнең җылылыгын, көзнең муллыгын күңелеңә җыя баргансың. Тормыш юлында очраган авырлыклар бәхетеңә киртә була алмады. Гомер буе шул бәхетне гаиләбез, туганнарыбыз белән бүлештең. Яраткан тормыш иптәше, кайгыртучан назлы әни, киң күңелле, ярдәмчел туган, ышанычлы, эчкерсез дус була белгәнең өчен бик зур рәхмәт сиңа. Туганнарның барысын да тигез күреп, ачык йөз, киң күңел, тәмле сый белән каршы алып, туганлык җепләрен өзмичә саклап баруың күпләргә үрнәк итеп куярлык.
Кадерлебез, сиңа Аллаһы Тәгалә күңел тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәтле тигез тормыш, озын гомер, бәхет-шатлыклар, авыр хезмәтеңдә уңышлар насыйп итсен. Алдагы көннәрдә дә безнең белән бергә, барыбыздан кадер-хөрмәт күреп, имин-тыныч, бәхеткә төренеп яшәвеңне телибез.
Кадерлебез булып кал - бу теләк
Чын йөрәктән, сине яратып.
Чынга ашсын барлык изге теләк,
Авырлыклар узсын уратып.
Җанны-җанга, кулны-кулга куеп
Килик бергә гомерең көзенә.
Сәламәтлек, рухи ныклык, бәхет
Раббыбыздан сорыйбыз көн дә.
Иң изге теләкләр белән сине яратып, тормыш иптәшең Радик, кызың Ильвира, улларың-киленнәрең Ильмир-Зера, Рәдиф-Айзилә, Нәзиф-Лилия, оныкларың Айгиз, Данир, Самир, Азалия, Аишә.
****
Күп еллар Яңавыл мәктәбендә бергә эшләгән хезмәттәшем Венера Гыйльметдинованы юбилее белән котлыйм.
Лаеклы ялда булсам да, бергә эшләгән вакытларны бик еш сагынып искә алам. Гомеребезнең иң матур еллары булган ул. Син, Венера, әле дә балалар арасында кайнап эшләвең белән бәхетле. Шушы мизгелләрең озак елларга сузылсын, авырмыйча яраткан коллективыңда эшләргә язсын.
Син тыйнак та, акыллы да,
Син сабыр да, түзем дә.
Кешеләргә тау кадәрле
Мәхәббәт бар үзеңдә.
Сокландыра һәммәбезне
Синдәге бу затлылык.
Яшә шулай гомерең буе
Олы җанлы зат булып.
Хөрмәт белән Розалия Кәримова.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев