Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СИН БИТ – БЕЗНЕҢ ӨЧЕН КОЯШ

30 декабря 2016, 05:03

146

0

0

 СИН БИТ – БЕЗНЕҢ ӨЧЕН КОЯШ

Кырынды авылында яшәүче кадерле әниебез Ризида Габденур кызы Әхмәтханованы 55 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.

Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни! Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.

Туган көнең - юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Син бит - безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге картайма,
Иң кадерле якын кешебез.

Иң изге, матур теләкләр белән балаларың Фәриз-Диләрә, Рәзинә.

****

Кырындыда яшәүче кадерле сеңлебез, апабыз Ризида Габденур кызы Әхмәтханованың 55 яшьлек юбилее.

Тынгысыз җанлы, киң күңелле, бик сөйкемле, оста куллы кадерле кешебез, яратканыбыз син. Сабыр, кешелекле, ярдәмчел булуың - безнең өчен үрнәк. Ходай сине саулык-сәламәтлектән аермасын. Балаларыңның игелеген күреп, аларның тормышларына, уңышларына сөенеп, һәрчак үзеңнең кадерле һәм кирәкле икәнеңне тоеп яшәргә язсын. Туган көнең белән сине, сөйкемле һәм сөекле туганыбыз!

Апаларың Әлфирә, Рафилә, балаларыбыз һәм оныкларыбыз.

****

Киң күңелле, ачык йөзле киленебез Ризида Габденур кызы Әхмәтханованы матур гомер бәйрәме белән котлыйбыз.

Тырыш, кешелекле киленебез кайчан гына кайтып керсәк тә елмаеп, сый-хөрмәт белән каршы ала. Рәхмәт сиңа!

Алдагы гомер юлыңны тормыш авырлыкларына бирешми, башка кайгы-хәсрәт күрми, сәламәт булып, балаларыңның шатлыклы мизгелләренә сөенеп, иминлек белән үткәрүеңне телибез.

Олы хөрмәт белән апаң Рәсимә, җизнәң Роберт, балалар, оныклар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев