Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

БӘХЕТЛЕ БУЛ, КЫЗЫБЫЗ

20 января 2017, 05:26

97

0

0

БӘХЕТЛЕ БУЛ, КЫЗЫБЫЗ

Көчек авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Ижауда яшәүче кызыбыз Гүзәл Илшат кызы Сабитованы 25 яшьлек матур юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

25 яшь - хатын-кызның иң мөлаем, иң гүзәл, иң матур чагы. Синең дә бәхетеңә күз тимәсен, кызыбыз. Киявебез белән матур, бәхетле яшәвегез белән сөендерәсез, кечкенә оныгыбызны тәүфикълы, акыллы итеп үстерәсез, "әткәй-әнкәй" дип өзелеп торасыз. Шушы мизгелләрнең тәмен тоеп, тормыштан ямь табып, сәламәт булып матур гомер кичерергә язсын сиңа.

Котлы булсын матур юбилеең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

Иң изге теләкләр белән әти-әниең Илшат-Дилүсә, энең Илфат, әби-бабаң Клара-Илсур, яраткан тормыш иптәшең Илназ һәм кызың Зәлия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев