Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

ТОРМЫШТА СИН ОЛЫ ТЕРӘК

31 января 2017, 13:24

109

0

0

ТОРМЫШТА СИН ОЛЫ ТЕРӘК

Салагыш авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Әнүзә Миңнегали кызы Исмәгыйлеваның бүген 78 яшь тулган көне. Кадерлебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз.

Гаиләбезнең алтын тоткасы, киңәшчебез, ярдәмчебез, таянычыбыз син, әнкәй. Без синең бәхет-шатлыкка төренеп, кадер-хөрмәткә күмелеп, күңел тынычлыгы белән сау-сәламәт булып, кайгы-хәсрәт күрмичә, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, озын гомер кичерүеңне телибез.

Тормышта син ныклы терәксең,

Безнең өчен һәрчак кирәксең.

Безнең өчен күпме тырыштың,

Күп эшләдең гомер эчендә

Онытмабыз, әни, һичбер вакыт

Рәхмәт яусын барысы өчен дә!

Изге теләкләр белән балаларың Гөлсинә-Тәлгать, Роза-Рәдис, Алсу-Рөстәм, оныкларың, оныкчыкларың.

****

1 февральдә хөрмәтле укытучыбыз Әнүзә Миңнегали кызы Исмәгыйлеваның гомер бәйрәме.

Хөрмәтле Әнүзә апа, мәктәптә укыганда сез белем генә биреп калмадыгыз, безнең үз үрнәгегездә хезмәт яратырга, эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәттегез. Төпле белем һәм тәрбия биргәнегез өчен рәхмәт Сезгә!

Хәзер сез - изге дин юлында. Авылдашларга изге гамәлләрегез белән үрнәк күрсәтәсез, аларны иманлы булырга өндисез. Алдагы көннәрдә дә сау-сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын, кылган матур эшләрегез үзегезгә игелек булып әйләнеп кайтсын.

Сезгә карап сокланабыз һәрчак,

Гел акыллы булдыгыз, түземле.

Бәхет, шатлык, уңыш юлдаш булсын,

Ходай олыласын үзегезне.

Барлык авылдашларыгыз, укучыларыгыз исеменнән Раилә Бариева.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев