Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СЕЗ – МАТУР ЯШӘҮ ҮРНӘГЕ

07 февраля 2017, 13:55

152

0

0

СЕЗ – МАТУР ЯШӘҮ ҮРНӘГЕ

Тирсә авылында яшәүче кадерле әниебез Гүзәлия Мансур кызы Муллахмәтованың - 55, газиз әтиебез Наил Минһаҗ улының 60 яшьлек юбилейлары. Кадерлеләребез! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез һәм гаилә корып яши башлавыгызга 35 ел тулган көнегез белән котлыйбыз.

Тырыш, киң күңелле, уңган-булган, зур хөрмәткә лаек әтиебез һәм әниебез белән горурланабыз. Кояш нурыдай һәр көнебезне яктыртып, җылытып торасыз, күңелләребезгә сөенеч һәм бәхет өстисез. Тормышның ямен-тәмен белеп, якыннарыгызга рәхим-шәфкатегезне биреп яши белүегезгә сокланабыз. Якты йөз белән каршы алып, туган нигезебездә кунак итүче, безнең өчен өзелеп торучы әти-әниебезгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сез матур яшәгәнгә үзебезне бик бәхетле тоябыз.

Кадерлеләребез, алдагы тормыш юлыгыз бәхет һәм шатлыкка күмелеп, кадер-хөрмәткә төренеп, күңел тынычлыгы белән рәхәттә үтсен иде. Пар канатлы булып мул тормышта, сау-сәламәт булып, озын-озак гомер кичерергә язсын.

Ходай озын гомер насыйп итсен,

Бәхетегез булсын гомерле.

Сез белегез: безнең өчен җирдә

Сез бик газиз, сез бик кадерле.

Сез - матур яшәү үрнәге,

Бар кеше сокланырлык.

Сез - иң әйбәт әти, әни,

Сез - безнең зур горурлык

Иң изге теләкләр белән кызыгыз Аидә, киявегез Дилүс, оныгыгыз Азалия.

ххх

Тирсәдә яшәүче кадерлеләребез - әтиебез, бабабыз Наил Минһаҗ улы Муллахмәтовны - 60, әниебез, әбиебез Гүзәлия Мансур кызын 55 яшьлек юбилейлары белән чын күңелдән котлыйбыз.

Ходай Тәгалә сезгә гомерләрне санамыйча, сәламәтлекне чикләмичә, бәхетләрне вакламыйча бирсен. Тигезлектә, иминлектә, безнең уңышларга сөенеп, оныкларыгызга куанып, сәламәт булып гомер итәргә насыйп булсын.

Бәйрәмегез белән котлап,

Әткәй-әнкәй, сезгә дәшәбез.

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,

Пар канатлар булып яшәгез.

35 ел иңне-иңгә терәп бик бәхетле булып яшисез. Алтын, бри ллиант туйларыгызны да күрергә насыйп булсын. Туган йортта әткәй-әнкәй каршы алудан да олы бәхет юк ул. Бергә-бергә матур итеп, сөенеп яшәргә язсын.

Иң матур теләкләр белән улыгыз Айнур-Сөмбел, оныкларыгыз Алсу, Илдан, кода-кодагыегыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев