Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

КАРТАЙМАСЫН СЕЗНЕҢ КҮҢЕЛ

10 февраля 2017, 06:11

173

0

0

КАРТАЙМАСЫН СЕЗНЕҢ КҮҢЕЛ

Көчек авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз Сәгыйрь Гәрәй улы ХУҖИНның 75 яшьлек гомер бәйрәме. Кадерле әтиебез, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз.

Әтиебез, 28 ел авыл Советы рәисе булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Һәркем белән уртак тел тапкан, бик катлаулы проблемаларны да хәл итү юлын белгән, төгәл, таләпчән әтиебез авылдашлар арасында хөрмәт казанды. Әниебез вафатыннан соң ул - безнең өчен иң кадерле кешебез.

Барыбызны кайгыртып яшәгәнең, безнең өчен борчылып торганың өчен рәхмәт, әткәй. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Без - балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңны сөеп гомер кичерергә язсын сиңа.

Маңгаеңда сырлар - үткән еллар,

Борчуларың эзе - ак чәчең.

Барлык балаң, әти рәхмәт әйтә,

Котлы булсын 75 яшең.

Иң изге теләкләр белән кызың Алия-Дилүс, улың Алик-Розалия, оныкларың Алисә-Айрат, Гөлназ-Илназ, Илһам-Эльвира, Илсаф, Ислам һәм оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев