Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

КҮҢЕЛЛӘРДӘ МӘҢГЕ ШАТЛЫК БУЛСЫН!

10 февраля 2017, 06:13

106

0

0

КҮҢЕЛЛӘРДӘ МӘҢГЕ ШАТЛЫК БУЛСЫН!

Үтәгәндә яшәүче безнең өчен кадерле кешебез Галимҗан Гайсә улы МУЛЛАХМӘТОВның 70 яшьлек юбилее. Кадерлебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз.

Сиңа әниебез белән парлы озын гомер, нык сәламәтлек телибез. Балалар, оныклар дип барыбыз өчен җан атып, безгә һәрчак ярдәм итеп яшәгәнең өчен зур рәхмәт! Алга таба да Ходай Тәгалә сиңа кайгы-хәсрәт күрми, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп итсен.

Юбилеең котлы булсын, әти,

Аяк-кулың сызлау белмәсен.

Син яшәгән нурлы нигез

Кайгы-хәсрәт бер дә күрмәсен.

Син бит - безнең яшәешнең яме,

Безнең өчен олы бер терәк.

Тыныч яшә, берүк, исән-сау бул,

Син бит әле безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән әниебез, балаларың Илсур-Миләүшә, Ильяс-Наилә, оныкларың Лилия, Илнур, Булат, Самат, Мәликә.

ххх

Галимҗан абый! Сине 70 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз.

Шундый туганыбыз булганга без бик сөенәбез һәм синең белән горурланабыз. Кайда гына эшләсәң дә, вазифаңны күпләрне сокландырырлык итеп башкардың. Үзеңнең балалык бурычыңны лаеклы үтәгәнең өчен дә рәхмәтле без сиңа. Дилүсә апа белән Дүрәтәй белән Дүрәнәйгә зур хөрмәт күрсәттегез, алар өчен олы терәк һәм ярдәмче булдыгыз. Дилүсә апа өчен гомер буе ышанычлы тормыш юлдашы булуың, тормыш юлыннан кыю атлавың белән дә үрнәк син, абый. Ике улыңа һәм аларның гаиләләренә матди яктан булышу, өйләр төзеп бирүдә синең өлешең әйтеп бетергесез зур.

Биш оныкның яраткан бабасы да бит әле син. Алар сиңа багышлап шигырьләр сөйләгәндә, җырлар җырлаганда күзләреңнең ничек януын күреп куанабыз. Матур гаиләңдә бик бәхетле яшәвеңә шатланабыз.

Хәзер син нәселебезнең өлкән агасы булып калдың. Әткәй белән әнкәй кебек нәселебезне туплап, җыеп торуны без хәзер синнән өмет итәбез. Озак яшә, сәламәт бул, Дилүсә апа белән тигезлектә гомер итегез. Балаларыгыз, оныкларыгызның бәхетләренә куаныгыз.

Барлык туганнар исеменнән Әлфия Муллахмәтова, минем сеңелләрем һәм аларның гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев