Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СӨЕНЕЧ КЕНӘ БИТ СИН ӨЛӘШӘСЕҢ!

03 марта 2017, 07:23

118

0

0

СӨЕНЕЧ КЕНӘ БИТ СИН ӨЛӘШӘСЕҢ!

Кырынды авылында яшәүче кадерле кызыбыз Рәфинә Мөнәвир кызы Сабирҗанованы 35 яшьлек юбилее һәм 8 Март бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Кызым!

Назлы җилдәй җанга үтеп керә

"Әти, әни" дигән сүзләрең.

Елмаюың рәхәтлекләр бирә

Шатлыклардан янса йөзләрең.

Кочагыма килеп сыенганда

Матурлыгын тоям дөньяның.

Мин рәхмәтле Ходаема, шөкер итәм,

Кадерләре булсын баламның.

Йөргән юлың гел хәерле булсын,

Бердәнберем, кызым, матурым.

Фәрештәләр булсын иңнәреңдә,

Юанычым, балам, күз нурым.

Тәүфыйклы бул, инсафлы бул,

Бәхет булсын синең юлдашың.

Игелекне, изгелекне таны,

Һәр гамәлең тапсын кыйбласын.

Сине яратып, әтиең Мөнәвир, әниең Рәмзия.

Хххх

Яраткан киленебез Рәфинә Мөнәвир кызы Сабирҗанованы 35 яшь тулган көне һәм 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз.

Сине уңганлыгың, тырышлыгың, гадилегең, гаделлегең, туган җанлы булуың өчен яратбыз.

Ходай сиңа саулыгын, бәхетен өеп бирсен, теләкләреңне чынга ашырырга ярдәм итсен. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Якыннарың белән бергә бәхетле, мул тормышта яшәргә язсын.

Каенатаң-каенанаң Мансур-Әлфирә, Миләүшә-Илһам, Кәрим, Ильяс.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев