Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

60 ЯШЬ – ЯШЬМЕНИ УЛ...

03 марта 2017, 07:27

573

0

0

60 ЯШЬ – ЯШЬМЕНИ УЛ...

60 ЯШЬ - ЯШЬМЕНИ УЛ...

Мордывый авылында гомер кичерүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабыкаебыз Ленар Гомәр улы Хәйруллинга 8 мартта 60 яшь тула.

Олы юбилеең белән котлап, сиңа, иң мөһиме, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлыклар телибез.

60 яшь әле ул картлык түгел. Алдагы көннәрдә дә бер-беребезне аңлап, иңне-иңгә куеп, тигезлектә яшәргә язсын. Тырышып тапкан дәүләтебезнең бәрәкәтен күреп, балаларыбызның хөрмәтен тоеп, оныкларыңның "бабыкай" дигән тәмле сүзләренә куанып, шушы матур тулы тормышыбызга шөкер итеп, һәр туган көнгә сөенеп яшик тә яшик әле, кадерлем!

Әткәй! Без дә сиңа иң олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. "Балаларым, оныкларым" дип сөенеп яшисең, тырышып дөнья көтәсең, барын да булдырырга тырышасың. Синең олы ярдәмеңне тоеп яшибез, әткәй, барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа. Зирәк фикерле, туры сүзле булганың, акыл белән эш иткәнең өчен хөрмәт итәбез сине. Алдагы көннәреңдә безгә дә сиңа хөрмәт күрсәтергә, игелекле гамәлләребез белән сөендерергә насыйп булсын.

Тәпи йөри башлаганнан бирле

Күпме юллар үткәнсең.

Атлый-йөгерә дөнья куып

Алтмышка да җиткәнсең.

Нәрсә генә сорыйк сиңа,

Бар да җитә бит болай.

Сәламәтлек, озын гомер

Шул бәхетне бир, Ходай.

Иң изге теләкләр белән җәмәгатең Гүзәл, балаларың Данис-Айгөл, Ләйсән-Равил, Айдар, оныкларың Әминә, Әмир.

хххх

Якын туганыбыз Ленар Гомәр улының 60 яшьлек күркәм юбилее.

Ленар! Сиңа бәхетле көннәр, тазалык, сеңлебез Гүзәл белән тигезлектә яшәвеңне телибез. Алдагы көннәрдә дә куанычлы мизгелләрең күп булып, балалар бәхетенә сөенеп яшәүләр насыйп булсын.

Бүген - олуг бәйрәмеңдә

Бездән теләк бер генә.

Сиңа саулык, җан рәхәте

Юлдаш булсын гел генә.

Ижау шәһәреннән Вәзилә-Хәбир, Гөлфидә-Вәсим һәм Рафис.

ххххх

Мордывый авылында туып-үскән, хәзерге вакытта әткәй-әнкәй нигезен саклап яшәүче якын туганыбыз, энекәшебез Ленар Гомәр улы Хәйруллинның 8 мартта - 60 яшьлек гомер бәйрәме. Барлык туганнар сине шушы күркәм бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз.

Без - авыл балалары кечкенәдән үк әткәй-әнкәйнең кул арасына кереп эшкә өйрәнеп үстек, шуңа күрә син дә, җиңел эш эзләп, шәһәргә китмәдең, шоферлар әзерли торган курсны тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп туган якка әйләнеп кайттың һәм гомерең буе алган һөнәреңә тугры калып, Сельхозтехника берләшмәсендә, аннан соң янгын сүндерү частенда шофер булып эшләп олы хөрмәт яуладың, бик күп бүләкләргә лаек булдың.

Олыгаеп барсак та, синең һаман да эшсез тора алмавыңа, хуҗалыгыңны, тормышыңны күпләргә үрнәк итеп алып баруыңа сокланабыз. Син хезмәт сөючән булуың белән туганнар, күршеләр, дусларыңның ихтирамын тоеп яшисең. Бүгенге көндә без - өч туган исән-сау, тормышларыбыз җитеш, балаларыбыз үз юлларын тапкан. Шуннан да зур куаныч буламыни дөньяда! Хөрмәтле энекәшебез, иң изге, матур теләкләребезне кабул итеп ал. Сау-сәламәт булып, тигезлектә, иминлектә, муллыкта, тынычлыкта үтсен синең гомер юллары.

Ижау шәһәреннән Зәнфирә апаң, Тирсәдән Ләйсирә апаң гаиләләре.

Кадерле киявебез Ленар Гомәр улы Хәйруллинны гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.

Без сине гадел, сабыр, ярдәмчел булганың өчен хөрмәт итәбез. Сеңлебез Гүзәл белән сокланырлык гомер итәсез. Кайчан килеп керсәң дә, ачык йөз, өстәл тулы сый-нигъмәт белән каршы аласыз. Берсеннән-берсе акыллы, уңган балалар тәрбияләп үстердегез. Киләчәктә дә газиз балаларыгыз, яраткан оныкларыгызның игътибарын, ихтирамын тоеп, аларның уңышларына сөенеп, пар канатлар булып озын гомер итегез.

Сиңа карап сокланабыз һәрчак,

Күңелләрдә туа горурлык.

Бик бәхетле булып яшисең син,

Туганнарга үрнәк булырлык.

Гүзәл, Айгөл, Ләйсән, Әминәне 8 Март бәйрәме белән дә котлыйбыз. Яз кояшыдай ягымлы, көләч булыгыз, сау-сәламәт яшәгез.

Матур теләкләр белән Әгерҗедән Язилә-Мансур, Ижаудан Лилия-Иван.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев