Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

45 – ГОМЕРНЕҢ УРТАСЫ

17 марта 2017, 06:12

125

0

0

45 – ГОМЕРНЕҢ УРТАСЫ

Яңа Бәзәкә авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә яшәүче кызыбыз, апабыз Миләүшә Вәсим кызы Шәмсиевага 19 мартта 45 яшь тула. Безнең өчен бик тә кадерле булган кызыбыз, апабыз! Сине матур юбилеең белән котлыйбыз.

Сиңа аяз күк йөзе, ак бәхетләр, нык сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар телибез.

Апа, син бик тырыш, мәрхәмәтле, ярдәмчел. Син безгә үрнәк һәм һәрчак терәк. Һәрвакыт шулай шат күңелле, ярдәмчел, көчле рухлы булып кал. Рамил җизни белән ике мәхәббәт җимешегезнең уңышларына сөенеп, үзегез тырышып тапкан мал-мөлкәтләрегезнең рәхәтен күреп, пар канатлар булып яшәгез. Без - туганнар, шатлыкта да, борчуда да бергә булыйк. Һәрвакыт күрешеп, аралашып яшәргә насыйп булсын.

Бәхетле бул, муллык юлдаш булсын,

Гаиләңә һәрчак терәк бул.

Һәрвакытта җанын бүлеп бирер

Якыннарың өчен кирәк бул.

Кадерле кызыбыз Миләүшәбез! Матур гаиләң, "әнкәй" дип өзелеп торучы балаларың, сине яратып, хөрмәт итеп яшәүче Рамилең, кадерле туганнарың, газиз әти-әниең булу белән бик тә бәхетле син. Ходай Тәгалә киләчәктә дә шушы бәхеттән аермасын. Тормышыгыз гел шулай түгәрәк булсын.

Ныклы саулык, сүнмәс яшәү дәрте

Көч өстәсен синең йөрәккә.

Бәхетең тулып, ташып торсын,

Без калабыз шушы теләктә.

Шул ук көнне иң кечкенә оныгыбыз Азалиягә 2 яшь тула. Бәләкәчебез, синең гел шат күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез.

Иң изге теләкләр белән әти-әниең Вәсим-Рәйсә, сеңлеләрең, энеләрең һәм аларның гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев