Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

45 – ГОМЕРНЕҢ УРТАСЫ

20 марта 2017, 11:40

122

0

0

45 – ГОМЕРНЕҢ УРТАСЫ

Касай авылында яшәүче кадерле кызым, яраткан апабыз Гөлназ Рифкать кызы Шәрәфиеваны 45 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Төрлебез-төрле якта гомер кичерсәк тә, без бербөтен гаилә кебек яшибез. Олы җанлы апабыз - шатлык-сөенечләребезне уртаклашучы, бик тә ярдәмчел кадерле кешебез ул. Җизнәбез яшьли вафат булгач улы һәм кызына әти дә, әни дә булды. Гомер көзенә кергән каенана-каенатасының олы терәге дә ул.

Һәркемнең тормышын ямьләп, матурлап яшәгәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Бәйрәмең көнендә без сиңа хатын-кыз бәхете телибез. Бүгенгедәй көчле рухлы, сәламәт, көләч йөзле булып кал. Балаларыңның рәхәтен, туганнарыңның хөрмәтен күреп яшә.

Табигатькә охшаш гомерләр дә:

Язлы да ул, җәйле-кышлы да.

Кадерлебез, син булганга гына

Дөнья җәйле, моңлы-җырлы да.

Шатлык белән үтсен туган көнең,

Бәхет белән яшә гомергә.

Ярый әле, син тугансың җиргә,

Безнең өчен син бит бер генә.

Иң матур теләкләр белән әниең, туганнарың Раушан, Гөлфинә, Ришат һәм аларның гаиләләре.

ххх

Яраткан әниебез, сөекле киленебез Гөлназ Рифкать кызы Шәрәфиеваны матур юбилее белән котлыйбыз.

Кадерле әниебез! Без синең һәрвакыт матур һәм сөйкемле булып калуыңны, беркайчан да кайгы-хәсрәтләр күрмәвеңне телибез. Әби-бабабызны хөрмәтләп яшәгәнең, балаларым дип өзелеп торганың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Сәламәт бул, кадерлебез, безнең уңышларга сөенеп гомер ит.

Күңелләрең синең гөлләр кебек,

Йөрәгеңә күпме наз сыйган.

Син елмайсаң, әни, әйтерсең лә,

Яктырыплар китә бар җиhан.

Нурлар чәчеп яшә бу дөньяда,

Көтмәгәндә килсен шатлыклар.

Телибез сиңа, әни, якты көннәр,

Бәхетле hәм тыныч гомерләр.

Иң изге теләкләр белән каенанаң-каенатаң, улың Фәрхәт, кызың Айгөл.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев