Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

60 ЯШЬ – ЯШЬМЕНИ УЛ...

23 марта 2017, 13:38

239

0

0

60 ЯШЬ – ЯШЬМЕНИ УЛ...

Кырынды авылында гомер кичерүче кадерле әниебез Рәмзия Бәдри кызы Шабаеваның 60 яшьлек юбилее. Әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән котлап, иң матур теләкләр телибез бүген.

Киләчәктә дә көчле рухлы, ярдәмчел, ачык йөзле, игътибарлы, сәламәт булып, бергә-бергә бәхетле гомер кичерергә язсын. Күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез.

Син - безгә һәр көнне күңел җылысы бирүче, киләчәккә өмет, ныклык, таяныч булучы, ышаныч тудыручы кадерле кешебез. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Тормышта гел ярдәм итеп тора

Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.

Иркәлисең, яратасың, юатасың,

Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.

Һәрчак шулай яшьлек дәрте синдә

Янып торсын җәйге учактай.

Саулык, байлык, күп шатлыклар

Чиксез булсын язгы офыктай.

Шушы язгы матур көндә дөньяга килгәнең, әтиебез белән пар канат булып яшәгәнегез, безне бар иткәнегез өчен рәхмәт сезгә!

Сине яратып, хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Мөнәвир, кызың Рәфинә, киявең Әлфир, оныгың Сөмбел.

ххх

Кадерле сеңлем, яраткан апам Рәмзия Шабаеваның 28 мартта күркәм юбилее.

Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы булган кадерле туганыбызны бәйрәме белән котлыйбыз.

Гомер буе кешеләргә ярдәмчел, бик тә мәрхәмәтле булдың. Балаларыбыз кечкенә вакытта аларны үзеңнеке кебек тәрбияләдең, тәртипкә өйрәттең. Хәзер дә сезнең янга сагынып, үзегезне хөрмәт итеп кайталар алар. Сиңа да, киявебез Мөнәвиргә дә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Сәламәт бул! Гомер юлыңда кайгылар күрергә язмасын. Бергә-бергә матур итеп яшәүләрне насыйп итсен Ходай.

Еллар үтә диеп борчылма син,

Еллар үтү - берни түгел ул.

Сау-сәламәт булып озак яшәү -

Үзе шатлык, үзе бәхет ул.

Иң изге теләкләр белән Салагыштан апаң Сәүдәрия, Әгерҗедән сеңлең Резеда гаиләләре һәм барлык туганнар.

ххх

Хөрмәтле кодагыебыз Рәмзия Бәдри кызы Шабаеваны чын күңелдән, ихлас йөрәктән матур гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Сиңа гомернең озынын, саулыкның ныгын, чиксез шатлыклар телибез. Кода белән тигезлектә, муллыкта, бер-берегезгә ныклы терәк булып озын-озак яшәргә язсын.

Котлы булсын туган көнең,

Юбилеең - олы бәйрәмең.

Кабул ит син бездән зур бүләкне -

Изге теләкләрнең бәйләмен.

Кода-кодагыең Мансур-Әлфирә, Миләүшә-Илһам, һәм оныклар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев