Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СИН БУЛГАНГА, ӘНИ, БӘХЕТЕБЕЗ ТҮГӘРӘК

07 апреля 2017, 07:30

210

0

0

СИН БУЛГАНГА, ӘНИ, БӘХЕТЕБЕЗ ТҮГӘРӘК

Татар Шаршадысы авылында яшәүче Фәнилә Вәзир кызы Ханнанованы 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Кадерле тормыш иптәшем! Синең кебек уңган, итагатьле, һәрвакыт якты йөзле, мөлаем тормыш иптәше булу - минем өчен зур бәхет. Барчабызга рәхим-шәфкатеңне мулдан өләшеп яшисең син. Күңел җылың, игътибарың, хөрмәтең өчен мең рәхмәт сиңа, кадерлем!

Була шундый игелекле җаннар синең кебек,

Ходай дөрес сайлаткан бит сине күреп.

Син һәрвакыт тыйнак, түзем, ныклы терәк,

Исән-сау бул, бәхетле бул, син гел кирәк.

Газиз әниебез, әбиебез! Безгә ныклы таяныч булуың, төпле киңәшләрең, ярдәмең, балаларыбызга әйбәт әби булганың өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Һәр көнебез кояшлы һәм якты безнең,

Әйтерсең, син, әниебез, кояш нуры.

Күңелебездә зур сөенеч, олы бәхет,

Син бар безнең, бик ярдәмчел, алтын куллы.

Кадерлеләрдән-кадерле әниебез! Без сине бик яратабыз!

Ярый әле, син булгансың,

Без бит әниле булдык.

"Без әти-әниле!" дибез,

Ә күңелдә горурлык.

Син булганга, әниебез,

Бәхетебез түгәрәк.

Озак яшә, сәламәт бул,

Яшик гөрләп, бергәләп.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Өлфәт, улың Рамис-Зәнфирә, балаларың Марат, Максим, Адель, Аделина, Эдуард, оныкларың Зәринә, Ралинә, Рәмзил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев