Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

60 ЯШЬ – ЯШЬМЕНИ УЛ...

21 апреля 2017, 07:31

102

0

0

60 ЯШЬ – ЯШЬМЕНИ УЛ...

23 апрельдә Әгерҗедә яшәүче Тәлгать Тәүфикъ улы Киреевның 60 яшьлек юбилее. Гомер бәйрәмең - туган көнең котлы булсын!

Сиңа озын гомер, тән саулыгы, күңел тынычлыгы, бетмәс егәрлек телибез. Тормышың матур һәм тигез, өстәлең тулы һәм түгәрәк булсын. Киләчәктә дә гаиләңнең ныклы терәге булып, тигезлектә яшәргә язсын. Тормыш иптәшең Суфия белән кулга-кул тотынып, бер тән, бер җан булып, гомер үреннән бергә атлагыз.

Гомер бәйрәмең көнендә киләчәгеңнең кояш кебек якты, җыр кебек матур, гомереңнең озын булуын телибез. Тормыштан ямь-тәм табып, ләзззәт алып, гел елмаеп яшә.

Гомереңнең олы туе булсын котлы!

Куанычлар һәм шатлыклар булсын котлы!

Җитмештә дә, сиксәндә дә, туксанда да

Йөрәгең бүгенгедәй булсын утлы!

60 яшь ул - картлыкларның сабый чагы,

Шуның кадәр яшәп була, димәк, тагы.

Кайда гына яшәсәң дә, торсаң да,

Һич онытмас сине яше-карты.

Иң изге теләкләр белән Адис-Гөлсәрия, Дәүләт-Кәүсәрия, Булат-Гөлнара, Ильмира-Фирдинант, тормыш иптәшең Суфия, балаларың һәм Иж-Бубыйда яшәүче әбиең Рәмзия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев