Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

21 апреля 2017, 07:35

112

0

0

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

Шаршады авылында гомер кичерүче кадерлебез Зөфәр Зариф улы Ваһаповка 23 апрельдә 55 яшь тула. Юбилеең котлы булсын!

Син - нык ихтыярлы, мәрхәмәтле әтиебез, оныкларыңны яратучы бабай, әниебезгә терәк булган гомер юлдашы. Сиңа озын гомер, шатлык-куанычлар, саулык-сәламәтлек телибез. Көннәреңне сөенечләр генә бизәсен, һәрвакыт күтәренке кәеф юлдаш булсын. Әниебез белән тигез, мул тормышта балаларың һәм оныкларыңның хөрмәтен, ихтирамын тоеп, кайгы-хәсрәт күрми озын-озак еллар бәхетле булып яшәргә язсын. "Улларым, киленнәрем" дип безне кайгыртып яшәгәнең, һәрчак ярдәм кулы сузганың өчен рәхмәт, әтиебез.

Бәхетле бул, муллык юлдаш булсын,

Гаиләгә һәрчак терәк бул.

Һәрвакытта җанын бүлеп бирер

Якыннарың өчен кирәк бул.

Иң изге теләкләр белән әниең Хәлимә, тормыш иптәшең Гөлсияр, улларың-киленнәрең Рөстәм-Нурия, Ришат-Гөлнара, Зиннур-Диана, оныкларың Ризван, Алия, Рәзил, Булат, Эмелия, Заур.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев