Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

50 – ГОМЕРНЕҢ АЛТЫН ЧАГЫ

27 апреля 2017, 12:34

175

0

0

50 – ГОМЕРНЕҢ АЛТЫН ЧАГЫ

Тирсәдә яшәүче гаиләбезнең иң кадерле кешесе, барыбызга олы терәк һәм ярдәмче булган Вәсим Мәгъсум улы Гыйззәтовны 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Борчу-шатлыкларны уртак итеп, авырлыклар килгәндә таянырлык, бәхетле мизгелләрне бергә кичерерлек парым син, Вәсим. Син - безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучы-саклаучыбыз да. Тырыш кулларың белән төзегән хуҗалыгыбызда пар канатлар каерылмый, балалар уңышына сөенеп, гомер көзләренә бергә атларга язсын иде.

Әтиебезгә без бик рәхмәтле: ул безне эш серләренә генә өйрәтеп калмады, дус та, остаз да, төпле киңәшче дә булды. Күптән инде зурлар булсак та, әтиебезнең сүзе - безнең өчен әле хәзер дә закон. Әткәй һәркем белән уртак тел таба, туганнарын хөрмәт итеп яши белә. Сабыр холкы, киң күңеле, тырышлыгы, зирәклеге белән дә үрнәк ул безгә. Әле тагын әниебез белән бергә бик күп гомер бәйрәмнәреңне каршы алып, күтәренке кәеф, сәламәтлек белән яшәргә язсын сиңа, кадерлебез.

Без бурычлы, әткәй, синең алда,

Бар җылыңны безгә бирәсең.

Көчле рухыңны сындырмыйча

Гомер елларн син сүтәсең.

Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең Фәнисә, улың Рамил, кызың Ландыш-Рамил, оныгың Ләйлә, кода-кодагыең.

ххх

Тирсәдә яшәүче туганыбыз Вәсим Мәгъсум улы Гыйззәтовны гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.

Вәсим абый! Син дә яраткан тормыш иптәше, балаларыңның таянычы, кадерлесе, туганнарыңның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып алтын юбилееңа килеп җиттең. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге гомер чоры. Нык сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, гаилә, балалар һәм оныклар бәхете, тигезлек, зур уңышлар юлдаш булсын.

Тормыш юлыңда һәрчак изге күңелле, яхшы кешеләр генә очрасын, авырлыклар күрергә язмасын. Бергә-бергә матур итеп яшик, кунакларга йөрешик. Бер күрешү - үзе бер гомер бит.

50 - гомернең алтын чагы,

50 - йөрәкләр янсын тагы.

50 - киләчәккә өмет баглап

Яшә әле Син тагы.

Сәламәтлек, озын гомер язсын,

Гел көләч һәм яшь бул хәзергәчә!

Күңелең синең күтәренке булсын,

Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

Иң изге теләкләр белән Хуҗиннар гаиләсе: Илназ-Зөлфинә һәм балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев