Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ

27 апреля 2017, 12:35

107

0

0

СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ

Тирсәдә яшәүче гаиләбезнең алтын баганасы булган кадерле улыбыз, җәмәгатем, әтиебез Камил Вәгыйзь улы Гыймазовны 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Туганнарны хөрмәт итеп яши белгәнең, һәрвакыт ышанычлы гомер юлдашым булганың өчен бик зур рәхмәт сиңа, Камил. Гомер юлыбызны бер-беребезне аңлап, ихтирам итеп, балалар өчен олы терәк булып яшәсәк иде.

Әтиебез безнең өчен ул беркайчан да вакытын кызганмый. Кечкенәдән үз үрнәгендә хезмәт яратырга, мәрхәмәтле, олы йөрәкле булырга өйрәтте. Туган йортта хәзер кунак кына булсак та, әти-әниебезнең җылы карашын, ягымлы сүзләрен ишетү өчен яннарына ашкынып кайтабыз. Безгә терәк булганың, ярдәм итеп яшәгәнең, төпле киңәшләреңне биргәнең өчен рәхмәт сиңа, әти. Әле сез әби белән бабабызның да олы терәге бит.

Әни белән парлы гомерегез озын, бәхетле, кайгы-хәсрәтсез үтсен. Әтиебез, сәламәт, һәрвакыт үз көчеңдә бул.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,

Син булганда өебез нур чәчә.

Киңәшчебез, терәгебез булып

Яшә әле, яшә йөзгәчә.

Иң изге теләкләр белән әти-әниең, тормыш иптәшең Фирая, балаларың Дамил, Гүзәлия.

ххх

Тирсәдә яшәүче кадерле энебез, абыебыз Камил Вәгыйзь улы Гыймазовны 50 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз.

Кадерле туганыбыз! Сөенә-сөенә кайтабыз сезнең янга. Беренчедән, киленебез Фирая белән төп нигезебезне саклап яшисез, икенчедән, әти-әниебезне бик тә хөрмәтләп тәрбиялисез. Балаларыгызны да үз үрнәгегездә тәүфыйклы итеп үстердегез. Сез бүген әти-әниебезнең терәге булган кебек киләчәктә алар да сезнең уң кулыгыз булса иде.

Гомер бәйрәмең белән котлап, иң мөһиме, сәламәтлек, тигезлек телибез. Барыр юлың озын, бәхетегез мул булсын.

Син - максатчан, үҗәт, кыю, чын ир,

Киләчәк көн - синең кулларда.

Һәрбер көнең изге гамәл булып

Әверелсен якты җырларга.

Иң матур теләкләр белән абыең Рамил-Раилә, балаларыбыз Айгөл-Ринас, Гүзәл-Эдуард.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев