Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

60 ЯШЬ – ЯШЬМЕНИ УЛ...

27 апреля 2017, 12:37

128

0

0

60 ЯШЬ – ЯШЬМЕНИ УЛ...

29 апрельдә Кырынды авылында яшәүче кадерле кешебез - әниебез Ифада Рәис кызы Шәйхетдинованың туган көне. Әниебез! Сине ихлас күңелдән юбилее белән тәбрик итәбез.

Җирдә булган шатлыгыңны,

Хисләреңнең иң-иң яктысын,

Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны,

Уйларыңның иң-иң татлысын

Тик син безгә, безгә багышладың

Һәм бүген дә моны аклыйсың.

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр

Безнең сиңа әйтер теләкләр.

Иң изге теләкләр белән балаларың Марсель-Светлана, Эльвира-Илнар, Динара, Ранил.

ххх

Кырынды авылында яшәүче олы хөрмәткә лаек булган кодагыебыз Ифада Рәис кызы Шәйхетдинованы 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Еллар арты еллар сизелмичә үтә, ә син һаман актив тормыш алып барасың. Һәрвакыт күтәренке кәефтә, көчле рухлы, киң күңелле булуың сокландыра. Фикерләр чуалып "нишләргә икән" дигәндә сиңа мөрәҗәгать итәм, буталган уйларны чишеп төпле киңәш бирәсең, каян табасың икән чыгу юлларын дип уйлап куям кайчак. Син үзең дә бу кыенлыклар аша үттең шул.

Яхшылыкларың өчен Аллаһының чиксез рәхмәте яусын сиңа. Алга таба да сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән яшәвеңне телибез. Кадерле әби, яраткан әни, хөрмәтле кодагый булып әле озак еллар шулай бергә матур итеп яшәргә насыйп булсын.

Изге теләкләр белән кодаң Бәгъдәнур, кодагыең Фидания, Фирая-Рафаэль.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев