Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

23 мая 2017, 13:46

104

0

0

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

Азевода яшәүче кадерлебез Елена Юрьевна Галимуллинаны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Тормышыбызны ямьләп, күңелләребезне җылытып, безне кайгыртып, булышып, назлап торырга, әле ярый, син бар, әниебез. Без - балаларыңа, гомер бүләк итеп, һәрберебезне олы тормыш юлына чыгарырга әти белән сиңа күпме көч, сабырлык, тырышлык кирәк булгандыр. Хәзер туган йортта сөенеп каршы аласыз, кунак итәсез. Өебезне гөлбакчага күмүче, бөтен җирдә тәртип булдыручы кадерле кешебез син. Уңганлыгың, осталыгың, ачык йөзле булуың сокландыра. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әниебез! Әтиебез белән бергә сәламәт, бәхетле булып гомер итегез. Кайгы-хәсрәтләр сезнең бусаганы атлап кермәсен. Без сине бик яратабыз, һәр көнеңнең бәхетле үтүен телибез.

Гаиләбез нык. Өч балабыз үсте.

Дөнья, шөкер, бөтен, түгәрәк.

Калган гомерне дә шатланышып

Үтә алсак иде бергәләп.

Сәламәт бул, күңелең тыныч булсын,

Юбилей ул - шатлык тәхете.

Насыйп булсын, әни, киләчәктә

Якыннарың белән бергә-бергә

Куанышып яшәү бәхете.

Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең Гаптелбәр, балаларың Камил-Лена, Рәзилә, Наилә-Айдар, оныкларың Раилә, Тимур, Руслан, Миләүшә, Гүзәл.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев