Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

26 мая 2017, 04:47

119

0

0

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

Кодаш авылында яшәүче гаиләбезнең иң кадерле кешесе Гөлнар Нәҗип кызы Сәләхиеваны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Тормышыбызны ямьләп, күңелләребезне җылытып, һәрберебезне кайгыртып, булышып, назлап торырга, әле ярый, син бар, әниебез. Әтиебез белән 35 ел матур гомер кичерәсез, авылда үрнәк гаилә сез. Без - балаларыгызга гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Хәзер туган йортта сөенеп каршы аласыз, кунак итәсез. Өебезне гөлбакчага күмүче, бөтен җирдә тәртип булдыручы, сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син, әниебез! Без сине чиксез хөрмәт итәбез, ихластан яратабыз, синең белән горурланабыз.

Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр юлдаш булсын. Һәрчак шулай киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлегесе булып озын-озак еллар яшәвеңне телибез. Ходай насыйп итеп әтиебез белән алдагы көннәрдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

Кулларыңнан синең гөлләр тама,

Тырышлыгың бар да үзеңнән.

Газиз әнкәй, исән-сау гына бул,

Нур сибелсен синең күзеңнән.

Кайчан кайтсак, йөзең кояш безгә,

Кайчан кайтсак синең сыең әзер.

Игелегең меңе белән кайтсын,

Куанычлы таңнар гына атсын.

Иң изге теләкләр белән әтиебез Фирдәвес, балаларың Марат-Индира, Алсу.

ххх

Кадерледән-кадерле, сөекле кызыбыз Гөлнар! Истәлекле гомер бәйрәмең белән тәбриклибез.

55 ел узган гомер юлың бәхетле еллар ул әлхәмделиллаһ. Май кояшы җиһанга шифалы нурларын сибеп, табигатьне ямьгә төргәндә безгә әти-әни булу бәхетен бүләк итеп, туганнарны шатландырып сөйкемле сеңел булып тудың, кадерлебез. Сәламәтлек, камил акыл, зирәк зиһен, күркәм холык Раббыбыз бүләге сиңа, газизебез. Югары уку йортын уңышлы тәмамлап, география, биология фәннәре укытучысы буларак хезмәт юлыңны Кодашта башладың. 32 ел яраткан эшеңдә булдың, олы хөрмәт яуладың син.

Үзеңә тиң гомер юлдашың - изге җанлы киявебез Фирдәвес белән гаилә корып, үзегезнең үрнәктә улыгыз Марат, кызыгыз Алсуны тәрбияләп үстердегез. Ата-анага хәерхаклы, туганнарга, дусларга, хезмәттәшләреңә ягымлы, гөлбакчалы йортыгыз ямьле, аш-суыгыз тәмле, хезмәтең дә абруйлы булды. Лаеклы ялдагы гомерең дә исәнлектә-саулыкта, тигезлектә, рәхәттә узсын, кадерлебез. Без сезгә олы рәхмәтле.

Мөхәммәтдин кода, Исәнбайдан әти-әниең Нәҗип-Фәридә, энең Ирек-Гөлназ һәм аларның балалары, туганнар. Бу теләкләргә укытучың Асия апаң да кушыла.

ххх

Кодаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Гөлнар Нәҗип кызы Сәләхиеваны 55 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз.

Сез һәркем белән уртак тел табуыгыз, нинди генә катлаулы проблемалардан да чыгу юлын таба белүегез, сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз белән үрнәк. Гомерегез озын, сәламәтлегегез нык булып, Фирдәвес абый белән кайгы-хәсрәт күрми, яраткан балаларыгызның хөрмәтен тоеп озак еллар рәхәт яшәргә насыйп булсын Сезгә.

Юбилеең белән котлыйбыз без,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Ходай үзе йөргән юлларыңа

Җәйсә иде бәхет келәмен.

Иң изге теләкләр белән Кодаш мәктәп-бакча коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев