Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СИН БИТ БЕЗГӘ ҮРНӘК, ӘНИ

01 июня 2017, 13:09

134

0

0

СИН БИТ БЕЗГӘ ҮРНӘК, ӘНИ

Уразай авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Маһинур Шәймөхәммәт кызы Гобәшеваны 95 яшьлек олуг юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Нәселебезнең алтын тоткасы, гаиләбезнең терәге, якын киңәшчебез, зур хөрмәткә лаек, олы җанлы газиз кешебез! Тормышның ямен-тәмен белеп, якыннарыңа рәхим-шәфкатеңне мулдан өләшеп матур яши белүеңә сокланабыз. Җыр-моңны юлдаш итеп, безне дә иҗади булырга өйрәтүең, тормышыбызда ныклы таяныч булуың, ярдәмең, сабырлыгың өчен сиңа мең рәхмәт. Кадерле әниебез, бәхетле мул тормышта күңел җылыбызны тоеп, кайгы-хәсрәт күрми, сау-сәламәт булып хәерле озын гомер кичерүеңне телибез.

Сиңа карап сокланабыз һәрчак,

Күңелләрдә туа горурлык.

Син тормышны чиксез яратасың,

Син күпләргә үрнәк булырлык.

Гомерләрең озын булсын, әни,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Белеп яшә: безнең өчен җирдә,

Син бик газиз һәм бик кадерле.

Иң изге теләкләр белән кызың Гөлнур-Тәлгать, улың Гафиятулла-Фәния, биш оныгың, унбер оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев