Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ

16 июня 2017, 06:54

205

0

0

СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ

Исәнбайда яшәүче гаиләбезнең алтын баганасы булган иң кадерле кешебез Хәниф Индүс улы Ягъфәровны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Олы җанлы, киң күңелле, бик тә ярдәмчел син. Тырышлыгың, уңганлыгың, кешелекле, кунакчыл, изге күңелле, тынгысыз җанлы булуың белән балаларыбызга үрнәк күрсәтеп яшисең. Иңгә-иңне куеп, шатлык-борчуларны уртаклашып, балаларыбызны тигез канат белән үстерүдән дә олы бәхет юктыр ул. Син табыннарыбыз мул, тормышыбыз гөрләп барсын өчен барысын да эшләргә әзер.

Ходай сиңа нык сәламәтлек бирсен, авырлыклар күрергә язмасын. Бергә-бергә матур гомер кичерик, гаиләбез тату, дус, бердәм булсын.

Бергә-бергә озак яшәү насыйп булсын,

Куанышып торыйк дөньяда.

Безгә кылган барлык яхшылыгың

Меңе белән кайтсын сиңа да.

Иң матур теләкләр белән җәмәгатең Әлфия, улларың Илназ, Гадел, Камил.

ххх

Яраткан энебез Хәниф Ягъфәровка 19 июньдә 50 яшь тула.

Төпчек энебез дә, тормыш басыкчлары аша күтәрелеп, 50 яшьлек гомер бәйрәменә килеп җитте. Төп нигездә киленебез Әлфия белән бар туганнарны каршы алып, кунак итеп, аларның һәрберсенә ярдәм кулы сузып яшәүче энебезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр. Яхшылыкларың үзеңә әйләнеп кайтсын. Һәрвакыт шулай шат күңелле, мәрхәмәтле булып кал. Улларыңның уңышларына сөенеп, авырлыклар күрми яшәргә язсын.

Киң күңелең, юмартлыгың өчен

Без кояшка сине тиңлибез.

Шатлык белән тулы, куанычлы

Озын гомер сиңа телибез.

Апаң Гөлия, җизнәң Фәйзрахман, Алсу-Илнар, Айдар, Иделия, Нурислам.

ххх

Туганыбыз Хәнифне алтын юбилее белән котлап, нык сәламәтлек, Әлфия белән бәхетле тигез тормыш, улларыннан бары яхшы хәбәрләр генә ишетеп, авырлыклар күрми яшәвен телибез.

Тормыш юлың сөенечле вакыйгалардан, матур мизгелләрдән генә торсын. Күңел түреңдә йөрткән барлык уй-хыялларың тормышка ашсын. Син - барлык туганнарның алтын баганасы, ныклы терәге. Без сиңа ышанабыз һәм таянабыз.

Бәхетле бул, муллык юлдаш булсын,

Гаиләңә һәрчак терәк бул.

Һәрвакытта җанын бүлеп бирер

Туганнарың өчен кирәк бул!

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев