45 – ГОМЕРНЕҢ УРТАСЫ

Яңа Авылда яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Физәлия Газизҗан кызы Салихованы 45 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Тормыш сукмакларыбыз бергә кушылган көннән бирле парлы гомеребез бер мизгел кебек узып бара. Гомерем буе аш-суларыңның тәмен татып, күңел җылыңны, яратуыңны тоеп яшим. Язмыш сине миңа бүләк иткәнгә мин бик бәхетле. Тигез тормышта игелекле гомер кичереп, бик күп еллар бер-беребезгә терәк булып яшәргә язсын. Сайлаган һөнәреңә гомер буе тугры калып, авыруларга шатлык өләшеп, һәрвакыт алар белән ачык йөзле булып, һәр эштә тәртип, төгәллек яратуың белән авылдашларың һәм җитәкчеләрең алдында да ихтирам һәм хөрмәт казандың.
Тормышыбызны ямьләп, күңелләребезне җылытып, һәрберебезне кайгыртып, булышып, назлап торучы, сокланырлык уңган-булган, оста, сабыр әниебез белән горурланып яшибез. Сәламәт, бәхетле бул! Без сине яратабыз, гомереңнең бәхетле, әткәй белән тигезлектә үтүен телибез.
Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, кадерлебез.
Күпме булса җирдә изге теләк,
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Сине яратып тормыш иптәшең Мәгъсүм, балаларың Ирек, Илүзә, Әмирхан.
Нет комментариев