Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

04 августа 2017, 07:23

136

0

0

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

Кырынды авылында гомер кичерүче сөекле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, әбиебез Резидә Радик кызы Сибгатуллинаны гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Кадерлебез! Син - тормышыбызда иң газиз, якын, кадерле кешебез - безгә гомер бүләк итеп, дөрес тәрбия биреп, олы тормыш юлына бастыручыбыз. Инде үзебез күптән зурлар булсак та, син һаман "балаларым" диеп яшисең. Кайткан саен колач җәеп каршы аласың, борчылып озатасың. Кыенлыклар килсә дә, сиздермисең, сабыр булып кала беләсең. Синең төпле киңәшләрең, яхшылыклар теләп кылган догаларың безгә тормыш сынауларын үтәргә ярдәм итә. Безгә күрсәткән изгелекләреңне игътибар һәм ярдәмебез белән үзеңә кайтара алсак иде. Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә дә тормышыбызга ямь өстәп, сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

Син - иң газиз кеше безгә,

Син - яшәү чыганагы!

Синнән дә сабыр әниләр

Бар микән җирдә тагы?!

Өебезнең кояшы - син,

Һәркемгә җитә җылың.

Әти белән парлы килеш

Җырлагыз тормыш җырын.

Юбилеең котлы булсын,

Безгә бергә бик рәхәт.

Кылган изгелекләреңә,

Әнкәй, сиңа мең рәхмәт!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рафис, кызларың Рәзинә, Рәфинә, оныкларың Алинә, Нияз.

****

Кырындыда яшәүче сеңлебез Резидә Радик кызы Сибгатуллинаны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Гомер буе тырыш, уңган, ачык йөзле, гаиләң өчен өзелеп яшәдең. Алдагы гомерең дә иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә шатлык белән үткәрергә язсын. Балалар, оныклар, туганнарыңның шәфкатен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп тыныч гомер ит. Тормыш иптәшең Рафис белән тигезлектә, сәламәт булып яшәгез.

Тулы бәхет өчен күп кирәкми,

Тату гаиләң, ныклы саулыгың.

Алар - кеше өчен иң кирәге,

Алар - аның иң зур байлыгы.

Кырындыдан Мөнир җизнәң, Салисә апаң, Тирсәдән Рәшит-Рафилә һәм балалар.

***

Гаилә дустыбыз Резидә Радик кызы Сибгатуллинаны матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Һәр эштә уңган, өлгер, мәрхәмәтле, дуслыкның кадерен белүче Резидәгә ныклы сәламәтлек, гаиләсендә иминлек, татулык телибез. Тормыш иптәшең Рафис белән тигезлектә, кызларыңның игелеген күреп, оныкларга шатланып, бәхетле озын гомер кичерергә язсын.

Бәхет, шатлык күреп яшә

Дуслар белән янәшә.

Биш бармактай бердәм булыйк

Тормыш дигән көрәштә.

Дуслыкның кадерен белеп, бер-беребезгә терәк булып, шатлык-куанычларны уртаклашып бергә яшәргә язсын.

Иң изге теләкләр белән Римма-Фәрит, Мәүлидә-Револь, Зөлфирә-Ислам.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев