Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ

15 августа 2017, 08:14

80

0

0

СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ

Кичкетаң авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, киленем, кызым, әниебез Лариса Әхмәтлатыйп кызы Сәләховага - 50 яшь.

Туган көнең белән котлап, сиңа бары тик нык сәламәтлек, озын гомер, шушы яшеңә чаклы булган сабырлыгың һаман шулай дәвам итүен телибез. Әти белән тигезлектә, бары шатлык-куанычлар күреп кенә яшәргә язсын.

Тормыш дулкынында йөзә-йөзә

Син дә җиттең инде иллегә.

Горурланабыз без сиңа карап,

Гүя сиңа унсигез генә.

Көчле бит син, әни, түзем, сабыр,

Мәрхәмәтле, изге күңелле.

Тормышыңны шатлыклар бизәсен,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Сәламәт бул, әни, гел шат яшә,

Бәхет кунсын күңел түреңә.

Пар канатлар булып әти белән

Армый атла гомер көзеңә.

Син кадерле, әни, безнең өчен,

Син таяныч безгә, син терәк.

"Әни" диеп дәшәр кешең булгач,

Җир йөзендә тагын ни кирәк?!

Иң изге теләкләр белән әтиебез Марсель, әбиләребез Гөлсөяр, Асия, бабабыз Мирзаян, балаларың Рамис, Ринас.

ххх

Хөрмәтле хезмәттәшебез Лариса Әхмәтлатыйп кызы Сәләхованы чын күңелдән алтын юбилее белән котлыйбыз!

Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәт күрми, яр­дәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның игелеген күреп, тормыш иптәшең Марсель белән озак еллар гомер итүеңне телибез.

Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергәчә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

Хөрмәт белән Кичкетаң урта мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев