БӘХЕТЛЕ БУЛ, КАДЕРЛЕБЕЗ
Әгерҗедә яшәүче яраткан тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Рәшидә Харис кызы Баһавиеваны матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Изге теләкләребезне сиңа - иң кадерле кешебезгә җиткерәбез. Һәрвакыт шат күңелле яраткан кешебезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез. Барлык теләкләрең тормышка ашсын, шатлык-куанычлар һәрвакыт синең юлдашларың булсыннар. Кадер-хөрмәткә төренеп, якыннарыңның күңел җылысын тоеп яшә.
Сине яратып, тормыш иптәшең Альберт, улың Айрат-Анна, оныкларың Тимерлан, Илдан.
Нет комментариев