Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ

18 августа 2017, 11:34

121

0

0

СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ

Көчек авылында яшәүче гаиләбезнең иң кадерле кешесе - тормыш иптәшем, әтиебез Ирек Тәлгать улы Сабирҗановның матур гомер бәйрәме. Кадерле әткәебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әткәебез! Сине 50 яшьлек юбилеең белән кайнар котлыйбыз.

Син - безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була беләсең.
Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәтүең, туган йортыбызга кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, әнкәй белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып күп еллар гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын сиңа. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт, әтиебез!

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Без теләгән шатлык, бәхет, әткәй,

Юлдаш булсын сиңа киләчәктә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Светлана, кызың Регина, улың Гадел.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев