Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СИҢА КАРАП СОКЛАНАБЫЗ, ӘНКӘЙ

17 августа 2017, 11:36

105

0

0

СИҢА КАРАП СОКЛАНАБЫЗ, ӘНКӘЙ

Әгерҗедә яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Әнүзә Шәймәрдан кызы Насретдинованы 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Олы җанлы, киң күңелле, кешелекле һәм ярдәмчел булуың белән син - безгә һәрвакыт зур таяныч. Төпле киңәшең, ягымлы күз карашың, сабыр холкың тормышыбызның һәр мизгелендә яшәргә көч бирә.

Син һәрвакыт ачык йөзле, мәрхәмәтле, гадел булдың. Без сине бик яратабыз, ихтирам итәбез. Сау-сәламәт булып, безнең игелекләрне күреп, уңышларыбызга сөенеп, кайгы-хәсрәт күрми озак яшәвеңне телибез.

Сиңа карап сокланабыз һәрчак,

Гел акыллы булдың, түземле.

Рәхим-шәфкатьле син барчабызга,

Ходай олыласын үзеңне.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фатыйх, балаларың Рамил-Гүзәл, Айрат-Эльмира, Гөлназ һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев