Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СИН БУЛГАНГА ТОРМЫШ ЯМЬЛЕ

15 сентября 2017, 04:55

120

0

0

СИН БУЛГАНГА ТОРМЫШ ЯМЬЛЕ

Көчек авылында яшәүче барыбыз өчен газиз һәм кадерле булган Гөлназ Фәнил кызы Садыйкованың 45 яшьлек матур юбилее. Дөньядагы барлык назны күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче кадерле кешебезне гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.

Никадәр күркәм сыйфатларны үзенә җыйган ул: ачык йөзле, киң күңелле, сабыр холыклы, туган җанлы безнең кадерлебез. Сиңа тормышта иң зур байлык - сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, уңышлар телибез. Без - якыннарың янәшәсендә бүгенгедәй яшь, чибәр булып яшә дә яшә әле.

Син булганга тормыш ямьле,

Игътибарың безгә көч бирә.

Бәхетле көннәрне озайтып

Яшик әле шулай гел бергә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рамил, кызларың Гүзәл, Руфинә, киявең Фәнил, әниләрең Илсөя, Рәмзилә, әтиең Фәнил, туганнарың Рифат-Айсилә, Рияз, Айзат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев