Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ

19 сентября 2017, 14:01

103

0

0

СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ

Көчек авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфирә Рәхимҗан кызы Төхвәтуллинаны 50 яшьлек алтын юбилее белән ихластан котлыйбыз.
Утыз елга якын шушы җаваплы да, кирәкле дә, тынгысыз да вазифаны башкаручы, һәркем күңеленә ачкыч табучы хезмәттәшебезгә эштә һәрвакыт уңыш елмаюын, гаиләсендә иминлек, тынычлык булуын, якыннары, туганнарының күңел җылысын тоеп яшәвен телибез. Сәламәт булып, авырлыклар күрми, күп еллар бергә дус, тату эшләргә язсын. Бәхетле бул, хезмәттәшебез!
Хезмәтегез хөрмәт җимеше биргән,
Уңыш ачкычын тапкан кеше Сез.
Яшьлекнең үзен сүрелдермичә,
Гасыр буена саклар төсле Сез.
Булсын ул илле, тулсын ул илле…
Бәхет бизәсен якты күңелегезне.
Яшәү ялкыны сүнә белмәсен,
Җырлап каршы алыгыз тагын иллене.
Хөрмәт белән Көчек авыл җирлеге Советында эшләүче хезмәттәшләрегез.
ххх
Көчек авылында яшәүче яраткан тормыш иптәшем, газиз әнием Әлфирә Рәхимҗан кызы Төхвәтуллинаны гомер бәйрәме - матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Син - өебезнең нуры, тормыш яме, гаилә учагын саклаучы якты кояшыбыз. Ходай сиңа исәнлек-саулык, матур көннәр, куанычлы хәбәрләр бүләк итсен. Рәхмәт сиңа янәшәбездә безнең аңлап, кайгыртып яшәгәнең өчен! Гомеребез көзләренә кадәр бер-беребезне хөрмәтләп, якты дөньяның рәхәтен күреп, куаныч-шатлыкларга күмелеп, тигезлек белән яшәргә язсын.
Елмаюлы йөзеңә сагыш чаткылары кунмасын, елларга бирешмичә, һәрчак шулай актив, кешеләргә кирәк булып гомер итүләр насыйп булсын.
Кулларыңнан синең гөлләр тама,
Тырышлыгың бар да үзеңнән.
Кадерлебез, исән-сау гына бул,
Нур сибелсен синең күзеңнән.
Илледә, алтмышта, йөз яшьтә булсак та,
Күңелең белмәсен беркайчан сагышны.
Кулга-кул тотынып яшик без мәңгегә,
Бүлешеп икегә борчуны, шатлыкны.
Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең Рөстәм, улың Данис. Безнең теләкләргә Яңа Чишмәдән әниең һәм Сәхәбиевлар гаиләсе дә кушыла.
ххх
Көчек авылында яшәүче яраткан сеңлебез Әлфирә Рәхимҗан кызы Төхвәтуллинаны чын күңелдән 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Хөрмәтлебез, кадерлебез! Олы йөрәкле, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы булганың өчен сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Кайгы-хәсрәт күрми, күңел тынычлыгы белән безне сөендереп яшәргә язсын үзеңә. Киләчәктә сиңа кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, Рөстәм белән тигезлектә, муллыкта, улыгызның игелеген күреп, уңышларына сөенеп, туганнарың, дусларың янәшәсендә бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез, кадерлебез.
Котлап сине юбилеең белән
Кояш сипсен җылысын.
Синең өчен алып килсен һәр көн
Бәхетләрнең иң-иң зурысын.
Якты өмет, олы шатлыклар
Һәрчак сиңа юлдаш булсыннар.
Уңышлардан килгән куанычлар
Күңел күген бизәп торсыннар.
Иң изге теләкләр белән Кырындыдан Исмәгыйлевлар, Тукайдан Вәлиевлар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев