Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СӨЕНЕЧ КЕНӘ БИТ СИН ӨЛӘШӘСЕҢ!

21 сентября 2017, 09:35

120

0

0

СӨЕНЕЧ КЕНӘ БИТ СИН ӨЛӘШӘСЕҢ!

Еленовск авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, газиз әниебез, яраткан әбиебез Гөлия Сәитмөхәммәт кызы Новгородцеваны 45 яшь тулган көне белән котлыйбыз.

Сиңа нык сәламәтлек, гаиләбезгә тынычлык, муллык телибез. Безгә терәк, таяныч булып, әтиебез белән тигезлектә озак еллар бәхетле гомер кичерегез. Өебезнең яме дә, нуры да син бит, исән-имин генә була күр, кадерлебез! Син булганга без бик бәхетле!

Син - иң газиз кеше безгә,

Син - яшәү чыганагы.

Синнән дә сабыр әниләр

Бар микән җирдә тагы?

Өебезнең кояшы - син,

Һәркемгә җитә җылың.

Әти белән парлы килеш

Җырлагыз тормыш җырын.

Тормышыңның һәр мизгеле,

Сөенеч белән тулсын.

Гомереңнең һәрбер көне

Туган көн кебек булсын.

Өзелмәс җепләр бәйләсен

Бала-ана арасын.

Ел да шулай бәйрәм итик

Туган көн тантанасын.

Озак еллар бергә-бергә

Исәнлек белән яшик.

Үзебез әби булгач та,

Әни диеп эндәшик.

Туган көнең котлы булсын,

Безгә бергә бик рәхәт.

Кылган изгелекләреңә,

Әни, сиңа мең рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Александр, кызың Зоя-Алмаз, оныгың Айлана.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев