ЭНҖЕ ТУЕГЫЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!

Тоба авылында гомер кичерүче сөекле әти-әниебез, кадерле әби-бабабыз, хөрмәтле кода-кодагыебыз Илнур-Ләйлә Фәрхетдиновларның бергә гомер кичерүләренә 30 ел - энҗе туйлары.
Кадерлеләребез! Әле ярый, моннан 30 ел элек язмыш Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туып-үскән әниебезне Тоба авылында дөньяга килгән әтиебез белән таныштырган. Менә инде сез күпме еллар тормыш авырлыкларына бирешмичә, бер-берегезгә терәк булып, кайгы-шатлыкларны уртаклашып күпләргә үрнәк булып яшисез. Икегез дә - гадел, сабыр, тырыш, тынгысыз җаннар. Безгә дә күңел җылыгызны кызганмыйсыз. Бәхетле балачагыбыз, матур гаиләбез һәм, гомумән, безгә биргән иксез-чиксез назыгыз өчен рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә тигезлек белән, туган йортыбызның нуры, күңелебезнең җылысы булып сау-сәламәт яшәгез. Без сезне бик тә яратабыз.
Энҗе туегыз белән котлап,
Әткәй-әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Ихлас яратып, Айнур-Миләүшә, оныгыгыз Мәрьям, Айзат-Ләйсирә, Фәнил-Мәүлия.
Нет комментариев