Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

06 декабря 2017, 10:23

117

0

0

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

Шаршады авылында гомер кичерүче олы йөрәкле, киң күңелле, тәмле телле, безне өзелеп яратучы газиз кешебез Ризидә Минсафа кызы Хәсәновага - 55 яшь.

Кадерле әниебез! Сине матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Туачак көннәрең якты, сәламәтлегең нык, гомерең озын булсын. Җиргә кояш ничек кирәк булса, син дә безгә шулай кирәк бит.

Яшә әле назлы бер гөл кебек,

Бәхетебез булып күп еллар.

Әниебез - алтыныбыз диеп,

Син дип тибә безнең йөрәкләр.

Кадерле тормыш иптәшем! Гаилә корып бергә яши башлавыбызга да 35 ел вакыт үткән. Өч сабыебыз үсеп җитеп үзләре матур гаиләләр кордылар. Синең сабырлыгың, тыйнаклыгың, уңганлыгың сокланырлык. Синең белән очраштырган өчен мин язмышка бик-бик рәхмәтле.

Кадерле әниебез! Әтиебез белән безгә җил-яңгыр тидерми үстергәнегез, ныклы таяныч һәм терәк булганыгыз өчен мең рәхмәт! Бик күп еллар безнең күңел җылыбызны тоеп, кадер-хөрмәттә, тигезлектә, муллыкта, кайгы-хәсрәт күрми, балалар һәм оныклар игелеген тоеп гомер итәргә насыйп булсын.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зөлфәт, кызың Айсинә-Рамис, улларың Айрат-Рузилә, Айнур-Римма, алты оныгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев