Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СЕЗНЕҢ ТОРМЫШ ҮРНӘК ҺӘРКЕМГӘ

15 декабря 2017, 04:44

141

0

0

СЕЗНЕҢ ТОРМЫШ ҮРНӘК ҺӘРКЕМГӘ

Кичкетаң авылында яшәүче гаиләбезнең алтын баганасы, барыбызның кайгыртучысы, олы терәге булган Зөлфәт Равил улы Нуриевны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Борчу-шатлыкларны уртак итеп, авырлыклар килгәндә таянырлык, бәхетле мизгелләрне бергә кичерерлек, мине һәрчак кайгыртып яшәүче тормыш иптәшем булганга мин бик бәхетле. Өч кызыбызны олы тормыш юлына чыгардык, хәзер оныкларга сөенеп гомер итәбез. Олыгаеп барганда да бәхетле көннәребез күп, парлы гомеребез озын булсын, шатлык-уңышларга сөенеп яшәргә язсын.

Бәйрәме көнендә әтиебезгә чиксез хөрмәтебезне, яратуыбызны, олы рәхмәтебезне белдерәбез. Синең төпле, зирәк киңәшләрең, акыллы фикерләрең безгә һәрчак ярдәм итә. Ныклы таянычыбыз, олы терәгебез син, әткәй. Әниебез белән тату, матур, бәхетле гомер кичерәсез. Сезнең яшәү рәвешегез - безгә һәрчак үрнәк. Сау-сәламәт булып гомер ит, әткәй. Син безгә бик кирәк, кадерлебез.

Син бәхетле бүген: алмаш булып

Килә торган яңа буын бар.

Кура җиләк төсле кызларың,

Кияүләрең, оныкларың бар.

Сине ярты сүздән аңлый торган

Бәхет кошың - тормыш юлдашың.

Җир йөзендә моннан да зуррак

Бәхет тагын кайда була соң?

60 яшьлек юбилееңда

Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

Кайгы-хәсрәт сине урап үтсен,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең Сәрия, кызларың-кияүләрең Ләйсән-Ренат, Ләйлә-Алмаз, Лилия, оныкларың Эльвина, Тимерлан, Раян, Равил.

ххх

Әгерҗенең капкасы булган Кичкетаң авыл җирлеге Советы белән 35 ел җитәкчелек итүче, авылыбызны районда гына түгел, республикада таныткан хөрмәтле җирлегебез башлыгы Зөлфәт Равил улы Нуриев бүген үзенең 60 яшьлек юбилеен каршы ала.

Артка борылып карасаң, халык файдасына күпме эшләр башкарылган. Яңа объектлар сафка басу, күп кенә биналарны төзекләндерү, юллар төзелеше, су, ут проблемаларын хәл итү... Авылыбызның чәчәк атуында, халыкка уңайлыклар булдыруда Сезнең тырышлык бәяләп бетермәслек бик зур.

Кичкетаң гомер-гомергә районда иң үрнәк, төзек, чиста җирлекләрнең берсе булды. Безнең җирлектә республика күләмендәге чаралар да һәрвакыт югары дәрәҗәдә, зур оешканлык белән уза. Әлбәттә, боларның барысының да башында таләпчән дә, максатчан да, тәҗрибәле дә җитәкчебез Сез торасыз. Авылыбыз белән шундый җитәкче идарә итүенә, чын мәгънәсендә, сөенәбез һәм Сезгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Оста да, остаз да булган Зөлфәт Равилевичка әле күп елларга җитәрлек сәламәтлек, Сәрия ханым белән бәхетле гомер, кадерле әти, яраткан бабай булып озак еллар яшәвен телибез.

Чиксез хыял, ныклы максат Сездә,

Һәр яулаган үр ул - бөеклек.

Алга дәшә халкыңа тугрылык,

Кумый Сезне арттан мин-минлек.

Һәр ирешкән уңыш - уртак шатлык,

Сөенәсез туган һәр көнгә.

Сезнең язмыш - мәңге өзелмәс җыр,

Сезнең тормыш үрнәк һәркемгә.

Хөрмәт белән Кичкетаң авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре.

ххх

Бүген, 15 декабрьдә, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Равил улы Нуриев үзенең 60 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Бөтен гомерегез үзебезнең туган җиргә, авылыбызга намуслы хезмәт итүгә багышланган. Һәр эшне бөтен күңелегезне биреп башкара беләсез, шуңа да зур хөрмәткә лаек Сез. Акыллы, сабыр, һәр кешегә игътибарлы, ярдәмчел, киң күңелле, миһербанлы, олы җанлы булганыгыз өчен авылдашлар арасында абруегыз зур Сезнең.

Юбилеегыз белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Тынгысыз, бик тә җаваплы хезмәтегездә уңышлар, җиңеллекләр, сабырлык һәм түземлек телибез. Сәламәт булып, авырлыклар күрми яшәргә язсын үзегезгә.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп

Юбилеегыз белән котлыйбыз.

Шатлык белән озын гомер үтеп

Яшәвегезне генә телибез.

Киң күңелегез, юмартлыгыгыз өчен,

Кояш белән Сезне тиңлибез.

Шатлык белән тулы, куанычлы

Озын гомер Сезгә телибез.

Аккан сулар кебек еллар үтә,

Һич туктатып булмый вакытны.

Һәр ел саен туган көннәр уза

Якынайтып безгә картлыкны.

60 яшьлек гомер гомермени

Яшәгез Сез тагын алтмышны!

Зур ихтирам белән Кичкетаң урта мәктәбе коллективы.

Ххх

Хөрмәтле Зөлфәт Равил улын 60 яшьлек юбилее белән ихластан котлап, тирән хөрмәтебезне һәм эшебездәге проблемаларны хәл итүдә һәрвакыт ярдәм кулы сузганы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Гомерегезнең һәр көнен сәламәтлек, күңел тынычлыгы, йөрәккә яшәү көче өстәүче уңышлар белән каршылагыз. Авылдашларның ихтирамын, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәгез.

Сез - максатчан, үҗәт, кыю, чын ир,

Ил тоткасы - сезнең кулларда.

Һәр көнегез изге гамәл булып

Әверелсен якты җырларга.

Хөрмәт белән Кичкетаң амбулаториясе коллективы.

ххх

Хөрмәтле кодабыз Зөлфәт Равил улы Нуриевны күркәм юбилее белән ихластан котлыйбыз.

Мәктәп белән җитәкчелек иткән чорда килешеп, аңлашып, кулга-кул тотынып эшләвебезгә бик сөенәм. Сезнең ярдәм, төпле фикер күп кенә проблемаларны хәл итүдә зур ярдәм булды. Бик зур рәхмәт Сезгә!

Гомер уза аккан сулар кебек дип җырларда җырлана. Синең гомер юлы, кода, тынгысыз, җаваплы хезмәттә узса да, халык, авылдашлар өчен күпме игелекле гамәлләр белән үрелгән ул. Тырышлыгың, үҗәтлегең белән син Кичкетаңыбызны районда иң төзек, иң чиста, иң матур авылларның берсе әверелдердең.

Әлбәттә, бу уңышларга ирешүдә гаиләң дә төп терәк һәм таяныч булды. Сәрия кодагый белән алма кебек өч кыз үстердегез. Хәзер оныкларга сөенеп-шатланып гомер итәсез. Әнә шул бәхетле мизгелләр озак еллар дәвам итсен. Тормыш юлың матур һәм сикәлтәсез булсын. Сәламәт яшә, борчу-көенечләр синнән ерак йөрсен.

Сәламәтлек кенә ташламасын,

Гаиләдә булсын бөтенлек.

Без телибез сиңа чын күңелдән

Озын гомер, бәхет, иминлек.

Кодагыең Роза һәм балалар.

3343

ххх

Узган ел "Әгерҗе хәбәрләре"нең 85 еллык юбилеена Кичкетаң авыл җирлегенең иң матур табигать кочагына килгәч, безне авыл башлыгы Зөлфәт әфәнде Нуриевның кунакларны үзе каршылап, авыл тарихы, матур эшләре белән таныштыруын, сыйлап йөрүен күргәч, бермәл аптырап та куйган идек. Район матбугаты өчен әнә шулай җан атып йөрүче авыл башлыгы меңгә бер генә буладыр. Без Зөлфәт әфәндене әле дә бик еш искә алабыз, авылларга чыккач, үрнәк итеп куябыз.

Матур гомер бәйрәмегез белән Сезне, Зөлфәт Равилевич! Сез - чын ир-егет, үзегездән соң матур эшләр калдырып баручы тынгысыз җитәкче. Әле тагын да шулай авылны гөрләтеп, яшәтеп эшләргә язсын Сезгә!

Балык Бистәсе, Минзәлә, Сарман, Актаныш, Алабуга, Тукай районнары газеталары мөхәррирләре Вазыйх Фатыйхов, Илдус Шаһиев, Альбина Сабирова, Илназ Хөҗҗәтов, Гөлшат Солтанова, Инзилә Әхмәтгәрәева.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев