Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

22 декабря 2017, 04:56

116

0

0

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

Шаршады авылында яшәүче кадерлебез Лилия Вил кызы Мирзяновага - 55 яшь.

Киң күңелле, бик сөйкемле, тыйнак, оста куллы газиз кешебез син. Яраткан тормыш иптәше, кайгыртучан назлы әни, киң күңелле әби, ярдәмчел туган, игелекле бала була белгәнең өчен чиксез хөрмәтебезне, яратуыбызны, олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Туган көнең - юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Син бит - безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, кайгы-хәсрәт күрмә,
Иң кадерле якын кешебез.

Алдагы көннәрдә дә безнең белән бергә, күңел җылыбызны тоеп, кадер-хөрмәт күреп, бәхеткә төренеп, тигезлектә, муллыкта, сау-сәламәт булып озын-озак яшәвеңне телибез.

Иң изге теләкләр белән әниең, тормыш иптәшең, кызларың Рузилә-Айрат, Эльза, Алинә, оныкларың, сеңлеләрең Лениза, Гөлия һәм аларның гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев