Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

БЕЗ БӘХЕТЛЕ ТИК СИН БУЛГАНГА

29 декабря 2017, 05:56

153

0

0

БЕЗ БӘХЕТЛЕ ТИК СИН БУЛГАНГА

Әгерҗедә яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Мәйсәрә Габденур кызы Мухъянованы чын күңелдән 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Бүген менә сиңа кайтып килдек,

Эштән соң дип ашыгып йөгереп.

Ий, шатландың, ий, сөендең, әни,

Яшь кызлардай йөрдең йөгереп.

Кайнар килеш тәмле була диеп,

Сөтле чәйләреңне ясадың.

Суынмасын, тагын өстәрмен, дип,

Чәйнегеңне уттан алмадың.

Әле чәкчәк куйдың, әле бал, май,

Җимеш юдың, алма турадың.

Ипиләре бигрәк ак шул диеп,

Бар булганы белән сыйладың.

Бакчаңдагы булган байлыгыңны

Ий, сөйлисең, мактап туймыйсың.

Һәр куакны, җиләк-җимешеңне

Чәчәкләрең хуплап зурлыйсың.

Караңгысы иртә төшә, дидек,

Без соң кайттык, әни, димәдек.

Сыйландык та догабызны кылып

Кире кайтыр юлга юнәлдек.

Ә сөйләшми күпме сүзләр калды,

Әйтмәгән сер калды күңелдә.

Сөйләшергә, әни, өлгермәдек,

Бик ашыктык, әни, бүген дә.

Кайтып җиттек эшем кешеләре,

Телевизор карап утырам.

Күзләремнән әрнү яше тама,

Ий, сагындым, әни, юксынам.

Актарылып, йолкып ала йөрәк,

Ачуланма, әни, рәнҗемә.

Таң атарга инде күп калмады,

Сөйләшербез, яме, иртәгә...

Кайчан кайтсак та ачык йөз белән каршы алучы, барыбызга күңел җылысын тигез өләшеп, мул ризыклы, якты өендә бәхет диңгезендә йөздерүче әниебез булганга бик сөенеп яшибез. Осталыгы, уңганлыгы белән күпләрне сокландырып матур итеп гомер кичерүче кадерлебезнең кадер-хөрмәткә төренеп, бәхет-шатлыкка күмелеп, сау-сәламәт булып озак яшәвен телибез.

Иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев