Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

29 декабря 2017, 05:59

117

0

0

55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ

Исәнбай авылында яшәүче иң якын, иң кадерле, иң газиз кешебез - әниебез Халисә Наил кызы Мухъянованы 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Әниебез - әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әтиебез белән бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Син безне сөеп үстердең,
Йөрәк җылыңны бирдең.
Хәтта үзең турында да
Кайчак оныта идең.
Барысы өчен рәхмәт сиңа,
Син - кадерле кешебез.
Аз булыр күк нишләсәк тә
Бүген синең өчен без.
Әле тагын бик күп еллар
Нык типсен синең йөрәк.
Син - безнең бердәнберебез,
Син һәрчак безгә кирәк.

Иң матур теләкләр белән әтиебез, кызларың, кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев